Картаймагыз әле, авылдашлар
Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова: “Авыл пенсионерларын чәйгә җыябыз, язарга килә алмассызмы икән?” – дип шалтыраткач, ничек тә җай табарга тырыштым. Чөнки Айван – минем туган авыл.
Очрашу мәдәният йортында үтте. Олы тормыш кичергән апа-әбиләр сафын яшь пенсионерлар тулыландырган. Матур жырлавы белән авылдашлар ихтирамын яулаган Фәния Әскәрованың һәм сабантуйларда, ире Мөнир белән кызыклы спорт уеннарында катнашып, халыкны рәхәтләндереп бер көлдерүче Алсу Сөләйманованың япь-яшь килеш пенсионер булуына күңел ышанмаса да, исән-сау пенсия яшенә җитү үзе бер бәхет бит ул дип, аларга исәнлек телисе килә. Мәктәп директоры Альмира Гатауллина:
– Мондый очрашуларга бер-берегезне күрер өчен, кемнәр исән, кемнәр мәрхүм, дигәндәй, килергә кирәк, – дип хак әйтә. – Ай-яй, Зөлфирәнең яулыгы бигрәк матур, Рәмзия күлмәген каян алды икән дия-дия, бер-береңә сокланып, сөйләшеп, бәйрәм өстәле артында утырулары ни тора?!
Альмира ханым уены-чыны белән сөйләргә һәм җырларга ярата. Әнә шулай, мәҗлесне күтәреп җибәрә ул! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев дәртле җырлавы белән, әле бер ветеран, әле икенчесе янына килеп, кулларын кысып, очрашуга ниндидер бер җылылык өстәде.
Кайнар чәйләр, кабартма, бәлешләр өстәлеп торды, бәйрәм кызганнан-кыза барды. Арча сандугачы Расих Галимҗановка кадәр килгән иде.
Күңелле көйләрне вакыт-вакыт моңсу җырлар алмаштырды. Гөлнар Шәмсетдинова “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын башлауга бар да уйга калды.
Су буеннан әнкәй кайтып килә,
Каз каурые тоткан кулына...
Һәркем үз әнисен исенә төшергәндер. Гомер буе алдынгы бозау карау- чы булып эшләгән, әти иртә мәрхүм булып, ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстергән әнине (Әлфия Саттарова) искә төшереп, минем дә йөрәгем ачытып куйды. Әнә, заманында фермада эшләгән хезмәттәшләре, күз тимәсен, биредә утыра: Тәвилә Кәримуллина, Рәмзия Гыймаева, Сөмбелә Әхмәдуллина, Рәсимә Мангуткина, Флера Сафина, Хәлимә Яһудина, Рауза Галиуллина, Зөлфирә Сафина, Әнзия Мусина, Әминә Шәфигуллина, Гаҗилә Әхмәрова һ.б. Очрашуга парлап килгәннәрне дә әйтеп үтәсе килә. Мактау- лы савымчы булып эшләгән Рәсимә белән алдынгы тракторчы Нәфыйкъ Мангуткиннар, терлек симертүдә алдынгылыкны бирмәгән Рауза белән Сабантуйларда атлары ярышта беренчелекне алган Илдар Галиуллиннар, чүәк фабрикасында армый-талмый эшләгән Фәния белән агроном булып хезмәт иткән Әхкәм Хафизовлар иде алар. Заманында клубларны гөрләткән Гөлзилә Миңнуллина тавык һәм эре терлек фермаларында җаваплы эшләрне башкарган, гомере буе авыру баланы баккан өчен генә дә һәйкәл куярлык апасы Фәридә Мифтахова белән янәшә утырды.
Үзешчәннәр, мәктәп укучылары концерт куйды. “Булгария” һәлакәтендә улын һәм киленен югалткан Дания Хәйретдинова оныгы Алмазның курайда уйнап чыгыш ясавына сөенеп бетә алмады.
Соңыннан Гөлзилә Миңнуллина шундый матур чараны оештыручыларга рәхмәт әйтте һәм Айван мәдәният йорты директоры Рафил Хаҗиев (афәрин, иганәчеләрне таба белгән!) белән китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдиновага алга таба да шундый эчтәлекле чаралар оештырсагыз иде дип теләде. Мәдәни югары белемле Айрат Ибраев җырлавы һәм мәҗлесне алып баруы белән шулай ук ышаныч яулады. Очрашуда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ришат Шәмсетдинов катнашты.
Румия Надршина