Бәхет өчен күп кирәкми
Әлфия апа кулында илле гөлчәчәктән торган чәчәк бәйләме, күзләрендә – шул бакча гөлләренең нуры, янында чәчкәләргә тиң гүзәл балалары, оныклары, күңелендә – яшьлек еллары, ә артта Хәйнәс абый белән үткәргән бәхетле, тигез 50 ел гомер.
Әлфия Вәлиеваны Арча районында белмәгән, хәтерләмәгән, танымаган кеше юктыр. 40 елдан артык Арча үзәк даруханәсендә фармацевт булып эшләде ул. Якты чырай белән елмаеп каршы ала, һәркем белән якын итеп сөйләшә, киңәшләрен бирә, ягымлылыгы белән кеше күңеленә җылылык өрә иде. Ире Хәйнәс абый да күпләргә таныш. Җаваплы урыннарда эшли, күпләгән Мактау грамоталарына лаек була хезмәт ветераны.
Әлфия һәм Хәйнәс Вәлиевлар икесе дә Арча төбәгеннән. Берсе – Яңа Кенәрдән, икенчесе – Чиканастан.
– Без 1965 елда таныштык, гаилә кордык. Аңлашып, киңәшләшеп яшәдек, балалар үстердек. Кызыбыз Алия дә, улыбыз Марат та хәзер җитәкче урыннарда эшли. Алия “Энергосбыт” предприятиесенең Арча бүлекчәсен җитәкләсә, Марат “Тат- энергосбыт”җәмгыяте идарәсе җитәкчесе урынбасары. Хәзер шуларның уңышларына сөенәбез, оныкларыбыз өчен куанабыз, – ди Әлфия апа.
– Бүген әти белән әнинең алтын туйлары. Алар ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәгән. Бу безнең өчен зур тантана, – диде кызы Алия “яшь” парларны котлап. – Алар гомерләрен безгә багышлады. Балачактан ныклы хезмәт күнекмәләре бирделәр, белемле иттеләр. Әле дә ярдәм итәргә тырышалар. Көн дә әти- әнием өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм, аларга сәламәтлек, тигезлек, бәхетле озын гомер телим. Сезнең исән-сау булуыгыз – безнең өчен зур байлык.
ЗАГС бүлеге оештырган “Бәхет өчен күп кирәкми” дигән кичәдә мондый изге теләкләр күп яңгырады. Алтын туйларын билгеләп үтүче өч парны котларга һәрберсенең балалары, оныклары, кода-кодагыйлары, туганнары килгән иде.
Гомерләренең алтын бас- кычына күтәрелгән парлар арасында Арчадан Римма һәм Ирек Сабировлар да бар. Сәнгатькә гашыйк ике яшь йөрәк клубта таныша. Беренче күрүгә үк ошата егет чая кызны, озата кайта. Менә шул көннән башлап алар барлык буш вакытларын бергә уздыралар. Мәхәббәт тарихлары язылышу белән тәмамлана. Ирек абый 46 ел – район электр челтәрендә, Римма апа 40 ел авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.
– Безнең өчен иң зур шатлык – балаларыбыз. Бик тәртипле, тырыш булдылар. Киленем дә (сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова) бик акыллы. Кайсы киленнең әле кайнананы үбеп, рәхмәт әйтеп чыгып киткәне бар. Оныкларыбыз да игелекле. “Әби, мин сезне чит илгә алып барам әле”, – ди уку йортында чит телләр үзләштерүче оныгым. Сәламәтлектән генә аермасын, – ди Римма Сабирова.
Айваннан Роза һәм Илдар Галиуллиннарның кавышулары бик кызыклы килеп чыккан. Бакча башы күршеләр булып кына яшәгән алар. Икесе дә биш балалы гаиләдә төпчек бала булып, әтисез үскән. Кечкенә чакта бергә уйнасалар, җиткән егет белән кыз булгач, бер-берсенә башкача карый башлыйлар. Араларында мәхәббәт уты да кабына. Гаилә кору турында да сүзләр чыга. Тик Роза гына абыйны узып кияүгә чыкмыйм, дип ялындырган була. Ахыр чиктә Илдар урлый да кайта үзен. Ул вакыттан соң 50 ел гомер үткән дә киткән. Шатлыгы да булган, борчуы да. Хәзер менә 3 балалары өчен кадерле әти-әни, 6 оныклары, 2 оныкчыклары өчен яраткан әби-бабай алар.
– Сез бәхетле булсагыз, без дә бик бәхетле, – ди оныгы Рәмис үзләрен алтын туйлары белән котлап.
“Алтын” парлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар. Аларны Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Римма Мамаделеева котлады, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырды.
– Мондый чаралар үрнәк гаиләләрне башкаларга да үрнәк итеп кую өчен бик әйбәт, – диде соңыннан Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов. – Аны киләчәктә зур залда яшьләрне дә чакырып уздырырга иде. Тату, матур яшәп, 50 ел тигез гомер итеп була икән, дип уйлансыннар. Моның өчен менә шундый алтын кешеләр кирәк.
Гөлсинә Зәкиева