Без булдырабыз! Без бергә!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бүген безнең урамда да бәйрәм! “Арча хәбәрләре” газетасы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Легендар брендлар” бәйгесендә җиңүче булды!
Дөресен әйтик, бәйгеләрдә катнашкан һәркем үзенең призлы урыннарга эләгүен тели, әмма шундый дәрәҗәле бәйгедә җиңеп чыга алу матур хыя- лыбыз гына иде. Ә бит ул тормышка ашты!
— Сәхнәдән безнең газета исеме яңгырагач, башта аңламый тордым: чын-чынлап шок хәлендә идем. Алдан әйтүче, хәбәр итүче дә булмады. Җиңү яуларбыз дип башка да китерә алмадым, — дип сөйләде газетабыз мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Казаннан кайткач.
Ә болай без конкурска бик җитди әзерләндек. Район газетасының 85 еллык бай тарихы бар. Якташыбыз, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов газетабызга кагылышлы бик күп тарихи документларны барлап, аларның электрон вариантларына кадәр әзерләтеп бирде. Аңа без зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Газета укучыларыбызга, редакциядә эшләп чык- кан ветераннарыбызга истәлекләре белән уртаклашканнары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәр, башка тарихи ядкәрләр белән баетканнары өчен рәхмәт!
Конкурс тәртибенә килгәндә, һәр редакция үзе белән таныштырып, үз мәгълүмат чарасын бөтен халык катнашындагы тавыш бирү этабына тәкъдим итәргә тиеш иде. Нәтиҗәдә, конкурска барлыгы 71 хезмәт кабул ителгән.
Икенче этапта җиңүчене “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Фронин җитәкчелегендәге жюри төркеме ачыклады.
— Матбугат чараларының бик зур эш башкарганы күренеп тора. Күпләргә архивларда да эшләргә туры килгән, хәтта. Нәтиҗәдә, әлеге басмаларда хезмәт куючы журналистлар үзләре дә бик күп кызыклы мәгълүматка тап булганнар, — диде республика Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын нәкъ менә октябрьдә оештыру да юкка түгел. Бу көннәрдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзенең оешуына 8 ел тулуны билгеләп үтә. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов әйтүенчә, бу конкурс ярдәмендә компания үзе тарафыннан тупланган мирасны җыеп, халыкка җиткерүгә ирешкән.
Тантанада Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров та катнашты.
— Әлеге чарада катнашуыма мин чиксез шат, — диде ул. — Мондый бәйрәмнәр бердәм булуыгыз- ны, һәрвакыт бергәләп эшләвегезне ассызыклап күрсәтә. Безнең медиахолдинг татарстанлыларны дөрес һәм оператив яңалыклар белән тәэмин итә. Гомумән, сез Татарстан тормышында алыштыргысыз зур роль уйныйсыз, дәүләтчелекне ныгытуда, халыкта патриотлык хисләрен тәрбияләүдә, туган тел һәм мәдәниятне саклауда бик зур ярдәм күрсәтәсез.
Конкурсны оештыручыларга, анда катнашкан хезмәттәшләребезгә һәм, әлбәттә, безнең өчен тавыш биргән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук бу җиңүдә безгә дистә еллар буе тугры калып, газетабыздан аерылмаган укучыларыбыз- ның да, редакциябездә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбызның, шунда иҗат канатларын ныгытып, хәзер республика матбугат чараларында эшләүче якташларыбызның да өлеше бик зур. Аларга да чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Тиздән район газетасы чыга башлауга 85 ел тула. Бу җиңүебезне шушы олы юбилейга зур бүләк буларак кабул итик!
Бу бәйге “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятен һәм аңа караган мәгълүмат чараларын яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрде. Ул барыбызга да тарихи ядкәрләрне барларга этәргеч бирде. Безнең бер көнлек кенә түгел, ә тирән тамырлы матбугатыбыз барлыгына инандырды. Шушы бай мирасны тудырган өлкән буын алдында зур бурычлы һәм җаваплы икәнлегебезне тойдык. “Легендар брендлар” бәйгесе нәтиҗәсендә республикадагы барлык хезмәттәшләребез тиңе булмаган һәм кабатланмас мәгълүмат чараларында эшләүләрен аңладылар.
Ильяс Фәттахов