“Проездной”ны ник бетерделәр?

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

“Проездной”ны ник бетерделәр?

Әти-әниләр редакциягә болай дип мөрәҗәгать иттеләр:

– Нигә быел мәктәп укучыларына Арча шәһәрендә йөри торган автобусларга бердәм юл билетын (проездной) бетерделәр? Яңадан кайтарып булмасмы икән аны?

Закон буенча балалар ничә яшькә кадәр җәмәгать транспортында бушлай йөрергә хокуклы? “Автомобиль транспорты һәм шәһәр электр транспорты уставы” Федераль законының (08.11.2007 ел, № 259) 21 маддәсенең 1нче бүлегендә болай диелгән: 7 яшькә кадәрле балалар шәһәр һәм шәһәр яны жәмәгать транспортында бушлай йөри. Димәк, 7 яшькә кадәр генә.

Иң элек әти-әниләр гозерен без “Арча автотранспорт предприятиесе” җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәевкә җиткердек. Ул болай диде:

– Мәктәп укучыларына шәһәр эчендәге авто- буста йөрү өчен бердәм юл билеты чыгымнарын моңарчы без предприятие хисабына күтәрдек. Моннан соң без моны алып бара алмыйбыз.

Әти-әниләрнең кайберләре:

– Проезднойның тулы бәясеннән (1275 сум) арзанрак итеп эшләп булмасмы икән? – дип тә сорыйлар. – Мәсәлән, 600 сум булса да ярар иде әле. Түләп йөри башлагач, ике балага бигрәк күп чыга бит! Мәктәпкә, бассейнга, сәнгать мәктәбенә әллә ничә тапкыр барып кайталар.

Рүзәл Баязитович мондый мөмкинлек юклыкны әйтте.

Дәүләтебез ярдәменнән ташламый торган төрле гаиләләр бар бит әле. Шуны истә тотып, район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр бүлеге мөдире Лилия Җәләлиевадан:

– Мәктәп укучыларына юл акчасы каралганмы? – дип сорыйм.

– Бөтенесенә дә түгел, – дип җавап бирде Лилия Тәбрисовна. – Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә айга 241 сум, әтисе яки әнисе мәрхүм балаларга 399 сум юл акчасы каралган. Инвалид балаларга һәм тулы ятим балаларга да бар ул пособиеләр.

– Аз керемле гаиләләрнең балаларына юл акчасы бармы?

– Юк. Аз керемле гаиләләрнең балаларына юл акчасы каралмаган.

“Арча автотранспорт предприятиесе” җәмгыятенең баш хисап- чысы Фәния Әмирова:

– Күп балалы, әтисе яки әнисе мәрхүм, инвалид, тулы ятим балалар бердәм социаль юл билетыннан файдалана ала, – дип аңлатты. – Бу бердәм социаль билет 241 сум тора.

Шәһәр эчендә автобуста йөргән балалар бармыни ул, әти-әниләр үзләренең машиналарында йөртә бит аларны, диючеләр булыр. Юл уңаеннан яки вакыты булганда әти- әниләр, билгеле, баласын тиешле урынга машинада илтә һәм алып кайта. Ә бит әти-әниләр көне буе эштә булганда аларның бала артыннан йөрергә вакытлары калмый. Җитмәсә, эшкә Казанга чыгып китсәләр. Бу бигрәк тә гади хезмәт кешесенә кагыла. Җәяү йөрсеннәр, диярсез. Әмма мәктәптә укучы баланың вакыты шулкадәр тыгыз ки, аңа барысына да өлгерергә кирәк. Арча станциясеннән яки Арчаның шәрык, көнбатыш якларыннан 1нче, 3нче мәктәпләргә, бассейнга, сәнгать мәктәбенә, Укучылар сараена бару-кайту өчен шактый вакыт кирәк.

Узган уку елында 30лап мәктәп укучысы бердәм юл билетыннан файдаланган. Бәясе 450 сум булган.

Без мәктәп укучыларына бердәм юл билеты турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев белән дә сөйләштек. Зөлфәт Миннефәрович бу мәсьәләне башка район тәҗрибәләрен дә сорашып өйрәнергә ышандырды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International