Күчмә кошлар җылы якларга китәргә ашыга. Бу көннәрдә район сулыкларында аккошлар белән бергә кара аккошлар күрүчеләр алар өчен борчылып, аларга аучылар мылтык күтәрмәсме, дип шалтырата.
Шундый мәһабәт кошларга карап сокланыйк, исән–имин әйләнеп кайтуларын телик.
Аккошлар Кызыл китапка кертелгән, алар закон белән саклана.