Чын ир-егетләр эше

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Чын ир-егетләр эше

Армия сафларына алынучылар көнен Арча Мәдәният йортында зурлап билгеләп үтү безнең районда традициягә әверелде. Быел да ул искиткеч матур, җылы бәйрәм төсен алды. Аңа көзен армия сафларына китүче егетләр генә түгел, булачак солдатлар да чакырылган иде.

– Без Арчаның икенче мәктәбендә укыйбыз, – диделәр Рәсим Фатыйхов белән Адель Рамазанов. – Укуны тәмамлау белән иң беренче армиягә китәргә уйлыйбыз. Кайткач читтән торып укырга керәчәкбез. Армия хезмәте үзең өчен кирәк бит.

Ә менә Иске Ашыттан Рәмзил Хәлиуллин авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, “Мәрҗани” хуҗалыгында агроном. Авылдашы Айнур Әхмәдуллин Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыган.

– Армиягә китәсем килгәнгә, даими эшкә дә кермәдем. Төрле урында эшләдем. Десантчы буласым килә, – ди Айнур.

 – Бүгенге көндә 168 егет 42 хәрби частьта хезмәт итеп, илебез тынычлыгын саклый. Быел көз тагын 76 егет армия сафларына алына. Шунысы сөенечле, алар барысы да изге бурычларын үтәргә үз теләкләре белән китә, – ди Татарстан Респуб- ликасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов. – Аларны патриотик рухта тәрбияләү буенча районда зур эш алып барыла. Запастагы офицерлар да булачак ил сакчылары белән очрашып, тәҗрибә уртаклаша, ел да хәрби җыеннарда төрле юнәлештә өйрәтүләр алып барыла. Егетләребезне бүгенгедәй зурлап армия сафларына озату, арчалылар хезмәт иткән хәрби частьлар белән телекүперләр үткәрү, үзебез шефлык иткән хәрби частька барып, егетләребезнең хәлләрен белү, һәрберсенә район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән котлау хатлары җибәрү дә тәрбияви чара булып тора. Ә инде безнекеләр хезмәт иткән хәрби часть командирларыннан аларны мактап җибәргән мактау хатлары – безнең өчен горурлык.

Алмаз Борһанов бу юлы да рәхмәт хатлары тапшыру өчен Галия Нургалиева, Нәзирә Зарипова, Низибә Хәева, Раилә Махиянованы сәхнәгә чакырды. Раиләнең улы Камил үзе дә кайткан һәм бу очрашуга әнисе түгел, ә апасы Лилия белән килгән.

 “Яшь армияче, алга!” республика спорт уенында безнең район командасы беренче урынны яулаган иде. Бәйрәмдә хәрби комиссар бу чарада җиңү яулаган беренче, икенче мәктәп укучыларын билгеләп үтте, бишенче гимназия укучысы Айназ Сәгъдиевка рәхмәт хаты тапшырды.

 Бәйрәм очрашулар белән баетылды. Күк-рәкләрен орден-медальләр бизәгән әфганчыларны булачак солдатлар алкышлар белән каршылады. Сугышчы-интернационалистларның “Сугышчан туганлык” Арча җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов хәрби тәҗрибәсе белән уртаклашты, егетләргә киңәшләрен бирде, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан бер төркем сугышчы-интернационалистка “Әфганстан даны” ордены тапшырды.

– Мин узган ел армиягә киткән идем, – диде Раушан Әскәров. – Владивостокта хезмәт иттем. Шәһәргә чыктык, тәртип сакладык. Хезмәтем кызыклы булды, күп әйбер күрдем, күп нәрсәгә өйрәндем. Әти-әниләргә дә куркырга кирәкми, “дедовщина” юк. Идән юудан башың чыкмый, дип сөйләүчеләргә дә ышанмагыз. Димәк, ул кеше ялкау булган. Армия хезмәтен ир-егет буларак үтәргә кирәкле хәрби бурычыбыз, дип кабул итегез.

Армиягә китүчеләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, запастагы майор Рафаэль Мөхәммәтҗанов катнашты һәм чыгыш ясады. Рәмис хәзрәт булачак солдатларга үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре Расих Галимҗанов, Зилә Зиннатова, Данис Гайфуллин, Зөлфия Әүхәдиева, композитор-башкаручы Илһам Вәлишин яраткан җырларын бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International