Үрнәк өстендә салават күпере

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Үрнәк өстендә салават күпере

16 октябрьдә Үрнәк бистәсендә ата–аналар, балалар өчен аеруча шатлыклы вакыйга булды — 50 урынлы бакча ачылды. Тантана алдыннан яңгыр явып үтте, күктә җәйге айлардагы кебек салават күпере балкыды. Гүя, кешеләр белән бергә табигать тә шатлана иде.

— Районыбызда быел ачылган дүртенче балалар бакчасы бу, — диде үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Бүгенге тантанага ата-аналар да күп килгән, яңа бакча игелек- ле хезмәт итсен!

Мәһабәт бинаны төзегән “МСО“Мастер” ширкәте җитәкчесе Радик Хәбибрахманов бистә халкына матур теләкләрен җиткерде.

— Элекке бинада кысан иде, — диде балалар бакчасы мөдире Һиндия Шәяхмәтова. — Бакчага 62 бала йөри, тагын 15 бала чират көтеп тора иде. Шундый яңа бина бүләк иткәннәре өчен җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт!

Бәйрәмгә балалар да әзерләнгән, алар әти–әниләре, кунаклар алдында матур чыгыш ясадылар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International