Бөтен игътибарны — терлекчелеккә
17 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов терлекчелек тармагында 9 айлык эш йомгаклары турында сөйләде.
Шушы чорда республикада 309,4 мең тонна (узган елның шул чорына карата 101,9 процент) терлек һәм кош ите җитештерелгән. Шуның 251 мең тоннасы (101,9 процент) авыл хуҗалыгы предприя- тиеләренә һәм крестьян–фермер хуҗалыкларына, 58,4 мең тоннасы (97,5 процент) шәхси хуҗалык- ларга туры килә.
Тугыз айда республикада 1357,8 мең тонна сөт җитештерелгән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян–фермер хуҗалыклары буенча — 899,7, шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча 458 мең тонна.
Республика буенча терлекләрнең баш саны арткан. Ә менә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр саны кимүгә юл куелган.
Арча районы сөтне иң күп җитештерә торган районнарның берсе. Быел тугыз айда барысы 445285 центнер сөт җитештерелде. Бу узган елның шул чорындагыдан 18278 центнерга (104 процент) күбрәк. Иң күп үсешне Тукай, “Игенче”, “Северный” ширкәтләре бирде.
Ит җитештерү 1126 центнерга артты. “Северный”, “Арча”, Тукай, “Аю”, “Татарстан”, “Акчишмә” ширкәтләрендә үсеш шактый.
Тукай, “Северный” хуҗалыкларында терлекләр 210–104 башка артты. Район буенча 262 башка күбрәк. Ә менә 6 хуҗалык- та кимүгә юл куйдылар.
Шәхси ярдәмче хуҗалык- ларда 14322 мөгезле эре терлек бар. Бу узган елның шул чорына караганда 418 башка күбрәк. Сыерлар — 5622, узган елгыдан 56 башка кимегән. Иң күп сыерны Ташкичү авыл җирлегендә асрыйлар — 592. Быел бу җирлектә сыерлар 16 башка арткан да әле. Яңа Кенәр авыл җирлегендә — 551, Үрнәк авыл җирлегендә — 488, Апаз авыл җирлегендә 482 сыер бар.
Сыерлар иң күбе Апаз авыл җирлегендә арткан — 22. Шул ук вакытта Иске Кырлай авыл җирлегендә — 21, Кәче авыл җирлегендә — 18, Үрнәк авыл җирлегендә — 15, Яңасала авыл җирлегендә 11 башка кимегән.
Быел терлек азыгы мул әзерләнде, кышлату чорында продукция җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр зур. Әмма эскерттәге печән, чокырдагы сенажга карап тынычланып йөрү дөрес эш түгел.
— Азыкларның сыйфатын лабораториядә тикшертергә кирәк, шуннан башка рационны ничек төзисең? Тик безнең район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре бу мәсьәләгә игътибар бирми, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов.
Бу гына да түгел әле. Әтнә, Теләче районнары хуҗалыклары Арчага килеп сыерларның кан составын тикшертәләр. Кан составында каротин, аксым һ.б. матдәләрнең күпме күләмдә булуын ачыклап китәләр, шуңа карап төрле өстәмәләр бирәләр. Безнең районның бер генә хуҗалыгы да сыерларның канын тикшертүгә алып килмәве бик сәер.
— Каротин көтүдә йөргән җәйге айларда да җитми иде, — ди Ринат Фәйзрахманов. — Хәзер терлекләргә ылыс бирергә була, башка төрле өстәмәләр дә бар. Тик барыбер башта нәрсә җитмәвен белергә кирәк.
Ильяс Фәттахов