Акылына карап озатырлар

2015 елның 23 октябре, җомга

Акылына карап озатырлар

Арчаның беренче мәктәбендә 4 сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырдылар. Бу чараны актлар залында зурлап матур итеп үткәрделәр.

– Мәдәни көндәлекне узган ел беренче сыйныф укучылары гына алган иде, быел ул барлык башлангыч сыйныф укучыларына да тапшырылачак, – диде мәктәп җитәкчесе Эльмира Сафина. – Үз төбәгең тарихын, үз мәдәниятеңне яхшы үзләштергәндә генә башка халыклар мәдәниятен белергә була. Мәдәни көндәлекнең төп максаты – балалар ата–аналар белән күбрәк вакытларын бергә уздырсыннар, бергәләп музей, театр, экскурсияләргә йөрсеннәр.

Кичәне кызыклы итеп алып барган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гаптелбәрова җитәкчелегендәге 8В сыйныфы укучылары кебек, мәсәлән. Балалар сыйныф белән 4 ел эчендә 18ләп экскурсиягә барганнар, хәтта Түбән Новгород өлкәсенә Болдинога, Бөек Устюгка кадәр, 13 тапкыр музейда булганнар. Үзләренә күпме рухи азык алганнар.

Бу кичәдә шулай ук “Җидегән чишмә“ Арча халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов, артистлары Харис Сафин, Зилә Зиннәтова да катнаштылар, театр, аның кешегә уңай тәэсире турында сөйләделәр.

– Театр кешене берләштерә, аралаштыра, рухи яктан баета. Үзегез берәр спектакль куеп карагыз, шунда минем сүзләрнең дөреслегенә ышанырсыз, – диде Рафис Сәләхетдинов. – Кешене киеменә карап каршы алсалар, акылына карап озатырлар, дигән халык мәкале бар. Бик дөрес фикер бу. Мәдәни җанлы, яхшы кешеләр булып үсегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International