Камал театрында очрашу

2015 елның 23 октябре, җомга

Камал театрында очрашу

Сәхнәдә уйнау өчен талант, сәләт кирәк, диләр. Тик алар гына җитеп бетә микән? Минемчә, тәҗрибә, танылган артистлар үрнәге дә зур роль уйный. Юк, бу аларга охшарга тырышып, аларны кабатлап уйнау дигәнне аңлатмый. Аларның махсус белемнәре, осталыклары гына да ни тора.

“Җидегән чишмә” Арча халык театры тәҗрибә уртаклашу максатыннан профессиональ артистлар белән дә очрашып тора. Күптән түгел коллектив Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында кунакта булды. Театр артистларының да бу халык театрында уйнаучылар белән беренче очрашулары булып чыкты.

Сәхнәгә Татарстанның халык артисткалары Наилә Гәрәева, Венера Шакирова, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев, яшь артистлар Нәфисә Хәйруллина, Эмиль Талипов чыккач, арчалылар бермәлгә югалып та калды. Танылган, халык яраткан, гомерләрен театрга багышлаган артистлар белән күзгә-күз карашып, аралашу бит бу. Озак еллардан бирле сәхнәдән төшмәгән үзешчән артистлар гына түгел, сәнгатьне яраткан һәркем бу мизгелдә үзен шулай хис итәр иде.

Артистлар башта үзләре белән таныштырдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Аннан бергәләп сорауларга җавап эзләделәр. Сорауларның мәгънәле, эчтәлекле, күбрәк сәхнә тормышы, театр сәнгате белән бәйле булуы аларны сөендерде. Башта сүзне нидән башларга белми утырган артистлар үзләре дә сизми әңгәмәнең эченә кереп китте.

Спектакль өйрәнгәндә артистлар белән режиссер арасындагы мөнәсәбәт турындагы сорау хәтта бәхәс тә уятты.

– Равил абый, сез күбрәк комик рольләр башкарасыз. Сезнең тавышны ишетү белән йөздә елмаю уяна. Әмма сез драма әсәрләрендә дә уйныйсыз бит. Тамашачының моңа карашы ничек?

– Үзебездә, Татарстанда, мине яхшы беләләр. Шуңа драматик рольдә уйнаганда да, сәхнә артыннан тавышым ишетелү белән көләргә тотыналар. Ә менә Мәскәүдә яки мине белмәгән башка төбәктә алай түгел.

– Наилә апа, баш режиссер әнисе буларак, сезгә театрда авыр түгелме?

– Мине тамашачы театр артисты буларак белә, хөрмәт итә. Ә хәзер мине Фәрит Бикчәнтәевнең әнисе буларак та беләләр. Җиңел түгел. Әмма мин артистка. Хезмәтемне яратам, режиссерны тыңлыйм, аның таләпләрен үтим.

– Без быел нәфис фильм төшерү буенча да үзебезне сынап карадык. Әзһәр абый “Ак чәчәкләр”дә уйнады. Әйтегез әле, спектакльдә уйнау белән фильмда төшү арасында аерма бармы? – дип сорады режиссер Рафис Сәләхетдинов.

– Фильмда беренче кадрда ук үзеңне танытып калырга кирәк. Шул очракта ролең уңышлы була, – диде Әзһәр Шакиров.

– Һәр театр артисты кинода төшә алмый. Аның өчен аерым сәләт кирәк. Менә мин ничә тапкыр үземне кино артисты буларак сынап карадым. Алмадылар. “Син уйныйсың”, – диделәр. Аерма шунда – сәхнәдә уйнарга, ә кинода яшәргә кирәк, – диде Наилә Гәрәева.

Арчалылар танылган артистлар белән фоторәсемгә төштеләр, аларга истәлеккә бүләкләр тапшырдылар – хатын–кызларның иңнәренә ефәк ак шәл яптылар, ир-атларның башларына түбәтәй кидерттеләр. Ә камаллылар аларга бүләккә китаплар әзерләгән иде. Соңыннан “Җидегән чишмә”леләр шушы артистлар катнашында Илгиз Зәйнинең “Бабайлар чуагы” спектаклен карадылар.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International