Төзәлергә уйламаган

2015 елның 23 октябре, җомга

Төзәлергә уйламаган

1990 елда Казан шәһәрендә туган, Арча шәһәренең Зәйнуллин урамында яшәүче Артур Гайнетдиновка карата 2014 елның 21 апрелендә 2019 елның 20 сентябренә кадәр административ күзәтчелек билгеләнә.

Административ җавап- лылыкны берничә тапкыр бозган өчен 2015 елның 12 мартында Арча район суды карары белән өстәмә чикләүләр урнаштырыла. Әмма ул административ күзәтчелекне үтәргә теләми, күп тапкырлар хокук бозулар ясый.

2015 елның 14 июнендә А. Гайнетдинов иясен куркытып кәрәзле телефонын урлый.

А. Гайнетдинов начар яктан гына характерлана, гаиләсе, баласы була торып та эшләми. Хәзер инде ул алар белән яшәми дә. Элегрәк тә күп тапкырлар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган. Исерек килеш җәмәгать урыннарында күренә.

Арча район суды А. Гайнетдиновны авыр җинаять ясаган өчен ирегеннән мәхрүм итте.

Булат Билалов,

өлкән тикшерүче, юстиция майоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International