Егорны үстерә алсам иде!

2015 елның 23 октябре, җомга

Егорны үстерә алсам иде!

Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина редакциягә шундый хәбәр җиткерде: “Эшмәкәр Руслан Әһлиев күчтәнәч китергән иде. Ятимнәрне, ярдәмчесез ялгызакларны, авыр хәллеләрне яки өлкәннәрне сөендерә алсам, мин бик риза, диде. Әлбәттә, күчтәнәч бездә исәптә торучыларның барысына да җитми, әмма кайберләрен куандыра алдык”.

Шундыйларның берсенә Рафия Гомәровна белән икәү бардык. Мин Валентина Скорнякованы күреп белә идем инде. Күрше йорттан гына оныгы Егорны 10нчы балалар бакчасына кертә ул. Без дә малайларны шул бакчага йөртәбез. Валентина Александровна белән еш очрашабыз. 75 яшьтәге Валя апа кайбер салкын көннәрне оегын да кимичә яраткан оныгын җитәкләп бакчага кызу-кызу атлый. Шулай бервакыт янәшәдәге уен мәйданчыгында яшүсмер бер кыз бала (үзен Лиза дип таныштырды) белән сөйләшеп киттек. Энекәшен уйнарга алып чыккан. Валя апаның оныклары булып чыкты алар. Шул көннән соң мин аларның әниләре мәрхүм икәнлекне, әбиләре тәрбиясендә булуларын белдем.

Күптән түгел бакчада үткән көзге ярминкәдә 5 яшьлек Егорның шигырь сөйләвенә игътибар иттем, әйбәт чыгыш ясады. Әбисе Валентина Александровна тырышлыгы инде бу. Өйләренә килгәч тә, Валентина Александровна дәртләнеп китеп, безгә оныгы Егорның шигырьләрен укып күрсәтте. Аннан:

– Эх, Егорны үстерә алсам иде! – дип куйды. – Шундый әйбәт бала ул. Әби, синең белән йок-лыйм әле дип, куеныма кереп ята... Ә Лиза хәзер зур инде, 16 яшьтә.

Валентина Александровна, оныгы 9 сыйныфны тәмамлагач, нинди кыенлыклар белән укырга урнаштыруын үрсәләнеп сөйләде.

– Тулы ятим баланы укырга керткәндә ташлама булырга тиештер бит инде?! – диде ул. – Ярый әле Арчада социаль белем бирү академиясе филиалына урнаштыра алдык. Акча түләп укытыр- га туры килә инде, ничек тә түзәрбез әле...

Өйдә тәртип. Бүлмәләрне җыештыру турында сүз чыккач, Валя апа:

– Лиза җыештыра, – диде.

Арча кызы Валя 18 яше дә тулмаган килеш кияүгә чыга. Авыру әнисе: “Мин исән вакытта кияүгә чыгып калсын”, – дип ризалык бирә. Әнисе яшьләй гүр иясе була. Валя кияүгә яратып чыкса да, ире белән 6 ай гына яши. Иренең хыянәтен күтәрә алмый. Тезләнеп еласа да, гафу итми. Тагын кияүгә чыгып карый, әмма ирдән бәхете булмый аның. Бала тудыру йортында ук аның бер-бер артлы 4 баласы үлә. Бер кызын Ленаны исән-сау үстерергә насыйп була. Әмма анысы да өч баласын калдырып, якты дөньядан китеп бара. Ул вакытта кечкенәсе Егорга 2 генә яшь була. Олысы Димага бүген 22 яшь, аның үз тормышы.

Валя апа “Арча нефть продуктлары” җәмгыятендә 30 елдан артыграк хезмәт итә. Хисапчы-кассир була, заправкада эшли. Рәсеме район Мактау тактасында тора. Күптән түгел Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә җыелгач, Валентина Александровнаны, предприятиедә иң күп эшләгән һәм иң өлкән кеше буларак, “Әйдә, сөйләгез әле!” – дип чыгыш ясарга кыстыйлар.

– Нәрсә сөйлим инде, – ди Валя апа. – Спортчы булганым турындамы, ничек итеп чаңгыда, волейболда беренчелекне яулавым хакындамы? Йөзү – анысы да минеке! Чөнки без Казанкада үстек.

– Малайлар кебек шук идегез мәллә? – дип сорыйм.

– Юк, тыйнак идем.

Хәтта комсомол юлламасы белән чирәм җирләр күтәрергә бара ул. Тракторда эшли.

Валентина Александровна, Аллаһы Тәгалә гомерләр биреп, оныкларыгызны исән-сау үстерергә язсын сезгә!

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International