21 октябрьдә Биектау районында терлекчелектә 9 айлык эш йомгакларына багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов җитәкчелегендә безнең район вәкилләре дә катнашты.
— Башта Әсән хуҗалыгының терлекчелектәге эшләре белән таныштык, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. — Аннан соң авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов эшкә анализ ясады, бурычлар куйды. Бурычлар ачык — сөт һәм ит җитештерүне, терлекләрнең баш санын арттырырга.