Ирсез гомер итүләре бик авыр
Яшь чагында Маһинур апаның олыгайган көнемдә шундый рәхәттә, кадер-хөрмәттә яшәрмен, урыным һәрчак түрдә булыр, дип уйлаганы булдымы икән? Хәер, дөрес сорау куймадым, бугай. Аның турында кем генә хыялланмый. Тик бар кешегә дә эләкми андый матур тормыш. Ә менә Маһинур апа ул яктан уңган, балалары, кияү-киленнәре бик яхшы булган, хәзер менә оныклары, оныкчыклары әби, дип өзелеп тора.
Иң кадерле кешеләре – әниләре, әбиләрен – Түбән Мәтәскәдә гомер итүче Маһинур апа Вәлиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга бөтен балалары җыелган иде. Аларга карап сөенеп туя алмады ул, дулкынлануы йөзенә үк чыкты. Ана өчен моннан да зуррак бәхет була да алмый торгандыр? Күпме авырлыклар кичергән, әмма алты баласын аякка бастырган, кеше иткән бит.
– Үзем Гөберчәк авылыннан мин. Биш яшемдә әнисез калдым. 3 һәм яшь ярымлык ике сеңлем дә бар иде әле. Йортка үги әни килде. Үзе дә күп балалы гаиләдә авыр тормышта яшәгән кеше буларак, безне аңлый иде ул, – дип искә ала балачагын Маһинур апа. – Сугышка кадәрге елларда тормышыбыз бик авыр булды. Икмәк юк. Әти ат җигеп эшләде. Мескен, аты ачтан үлде. Гаиләдә ишле бала. Мин, аз булса да файдам тияр дип, кәнсәләрдә кизү тордым. Аннан сугыш башланды. Әти безнең чукрак иде. Шуңа аны фронтка алмадылар. Ул елларда ниләр күргәнне бер Аллаһы Тәгалә генә белә. 4 кыз ат җигеп элеваторга ашлык ташыдык. Ул капчыкларны ничек күтәрә алганбыздыр. Шуның өчен ярты килограмм ашлык бирәләр иде.
Сугыштан соң да тынычлык бирмиләр кызга. Урман кисү, вагон төяү, Чиләбегә кадәр җибәреп, заводта эшләтү – барын да башыннан кичерә ул. Аннан авылда фермада сыер сава.
Ә кияүгә Маһинур сугыштан соң 1948 елда чыга. Дөресрәге, Ра-зак аны урлап алып кайта. Шулай Гөберчәк кызы Түбән Мәтәскәгә килен булып төшә.
– Бик тырыш, булдыклы кеше иде ул. Әмма 1952 елны уң кулын өздерде. Бар эш үземә калды. Аңа карап Разак югалып калмады, балаларны эшкә өйрәтте. Тик ятмасыннар, дип куяннар асратты. Терлекләрне дә бетермәдек. Тырыштык, тырмаштык, тормышны алып бардык, – ди ул. – Тик озын гомерле булмады шул. Мине 50 яшемдә тол калдырып, вафат булды. Хәзер балаларга әйтәм инде, ызгыш, талаш, әмма ир белән яшә икән, дим. Ирсез гомер итүләре бик кыен.
– 32 ел кайнана белән яшәде әни, – диләр кызлары Рәшидә белән Мөршидә. – Әби безнең бик әйбәт иде. Әни гомере буе колхоз эшендә булды. Алты баланы да әби карап үстереште. Ул елларда әбиләре булган гаиләдән балаларны яслегә алмыйлар иде.
…Ул вакыттан соң күпме еллар үткән. Маһинур һәм Разак Вәлиевларның олы уллары Равил үзе хәзер лаеклы ялда, оныклары бар. Рәшит, Рәшидә, Мөршидә, Рафил, Радил – барысының да үз тормышлары. Ә Маһинур апа үзе Түбән Мәтәскәдә улы Радил гаиләсендә яши.
– Балаларым, оныкларым – минем горурлыгым, – ди тыл һәм хезмәт ветераны. – Ачлык, ялангачлык, сугыш афәтләрен күрергә язмасын беребезгә дә. Аллаһы Тәгалә берсен дә тигезлектән аермасын.
Гөлсинә Зәкиева