Чаңгы-роллерларда ярыш
Үткән якшәмбедә Арча стадионында республика күләмендәге чаңгычылар ярышы булды. Анда Казан, Яшел Үзән, Чабаксар, Мари Иле, Киров өлкәсе, Әтнә, Кукмара, Балтач, Сабадан барысы 118 спортчы катнашты. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде һәм уңышлар теләде.
Ярышта барысы Арчадан 16 чаңгычы катнашты. Лилия Рәхмәтуллина, Фәнүзә Сәлахова, Диләрә Фәссалова рес- публиканың җыелма команда составына кергән спортчылар. Аларның киемнәре үк башкалардан аерылып тора! Аларга сокланып, тренерлары Рәис Камаловтан: “Кем киендерә?” – дип сорыйм. “Мин”, – дип җавап бирде ул. Тренерның хезмәт хакы шундый зур микәнни диярсез? Әле ул ярты гына ставкага эшли. Эшмәкәрлек эше бар, бал кортлары тота. Шулай итеп, тренер өметле спортчыларга үз кесәсеннән өлеш чыгарырга тырыша.
– Мин үзем һөнәрем буенча югары белемле физкультура укытучысы, – ди Рәис Камалов белән бергә эшләүче Данил Хаҗиев. – Отставкадагы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре. Өч ел инде бушка шушы чаңгычылар белән шөгыльләнәм. Тренер акчасына гаиләне алып барып булмый. Казанда эшлим. Әмма чаңгычыларны ташлый алмыйм. Чаңгы–биатлон минем йөрәктә. Арча педучилищесында укыганнан бирле шулай. Спортны үстерү өчен тренерларга хезмәт хакын арттырырга кирәк.
Иске Кырлай физкультура укытучысы Айрат Ситдыйков:
– Ярышка 7 бала алып килдем, – ди. – Атнага өч тапкыр Арча стадионына килеп шөгыльләнәбез. Әле менә кием алырга “Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов берсүзсез ярдәм итте. Рәхмәт.
Старт алдыннан Сарманнан килгән Бөтенроссия категориясендәге спорт хөкемдары Шамил Хафизов белән сөйләштек. Ярышның баш хөкемдары иде ул.
– Сочидагы Олимпия уеннарында да хөкемдарлар сос- тавында булдым, – дип сөйләде. –Үзем спорт мәктәбе директоры.
– Безнең Арчага нинди теләкләрегез бар?
– Чаңгычылар трассасын озынайтырга, тауларга трасса ясарга кирәк. Дөрес, бу эш башланган инде сездә. Ахыргача эшләп кенә бетерәсе бар. Йөгерү өчен йомшак трасса булуы шарт. Болар бар да бездә бар.
– Спорт нигездә спонсорлар җилкәсендә, килешәсезме?
– Хәтерлим әле, сезнең Арчадан эшмәкәр Фәнил Гарәфиевның балаларны ияртеп Сыктывкарга кадәр килгәнен. Бу егеткә бик тә сокланган идем. Өметле спортчыларны әзерли һәм алга чыгара да белергә кирәк шул. Спортчы үзе генә берни эшли алмый.
Бүгенге ярыш “Металл” ширкәте иганәчелегендә үтте. Хуҗасы Фәнил Гарәфиев исән булса, нишләр иде икән? Билгеле, спортчылардан аерылмас, аларга төрлечә ярдәм итәр иде. Ярый әле аның эшен Рәис Камалов, Данил Хаҗиев кебек спорт җанлы кешеләр дәвам итә. Тормыш иптәше Лилия ханым да хәзер “Металл” ширкәте иганәчелек иткән чараларга үзе килә.
– Үзегез спортчымы? – дип сорыйм.
– Ю-ук, – дип елмая Лилия ханым. – Дөрес, кышын чаңгыда йөрим.
Күп тапкырлар бирелгән сорау булса да, тагын бер тапкыр сорадым мин бу турыда:
– Фәнил нинди кеше иде?
– Спорт өчен юмарт иде.
...Чаңгычылар башта бер-бер артлы старт алды. 1 километр 400 метр араны үттеләр. Финишка килеп җиткәч, Лилия Рәхмәтуллинадан:
– Финалга үттем, дип уйлыйсызмы? – дип сорыйм.
– Әйе! – дип җавап бирде Лилия елмаеп.
Ярышның беренче өлешендә үз яшьтәшләре арасында 1нче урынны алган иде ул. Баштагы 8 урынны алган чаңгычылар тагын икешәрләп старт алдылар. Финишка икенче килгәне ярыштан чыга барды. Әнә шундый юл белән 1нче, 2нче, 3нче урыннар билгеләнде. Ярыш көне буе барды. Арчалылардан Лилия Рәхмәтуллина һәм Фәнүзә Сәлахова үз яшьтәшләре арасында икенче урынны алдылар.
Румия Саттарова