Атның чыгымы зур, ә бүләге...
Яңа Кырлайда үткән зур ат чабышларыннан соң, Арчада яшәүче, ярышларда гел беренче, икенче урыннарны алучы атчы Рамил Рәхмәтуллинны күреп сөйләшәсе килгән иде. Беләсе иде, 40 километрга, 80 километрга чапкан атларга, бу төр спортка кызыктымы икән ул?
Редакциядә очрашкач, шул сорауны бирдек без аңа.
– Юк, кызыкмадым, – диде Рамил. – Анда кемнең ничек дистанцияне үткәнен күрмисең бит, дөреслек бар микән соң ул ярышларда? Ә безнең аргамак- лар белән узышкан ярыш күз алдында, монда хәрәмләшеп булмый. Әнә, Яңа Кырлайда 2 километрга чапкан чиста токымлы атлар ярышында юлны кисеп чыгу очрагы булды, яңадан атларны чаптырдылар. Менә бу дөрес, ичмасам!
Рамилне кызыктырырга тырышам.
– Ә бит халыкара ярышларда җанатарлар күзәтеп торсын өчен зур экран куялар, хәтта турыдан-туры Интернеттан карап була. Жайдакларга куелган GPS–датчиклар аша хөкемдарлар юртакларның ничек дистанцияне үтүләрен күзәтеп тора. Ветеринария комиссиясе дә бик таләпчән. Җиңүчеләргә бүләкләре дә зур, хәтта чит ил машинасына кадәр бирәләр.
Бүләк турында сүз кузгатуым белән мин Рамилнең авырткан җиренә кагылдым.
– Атның чыгымы зур, мәшәкате күп, витаминын сатып аласың, тегесен-монысын, хәтта балга кадәр ашатабыз, ә бүләге... Бөтен кеше ат ярышын карарга ярата, ә кайгыртучы юк. Әлегә безнең шикелле ат белән мавыгучылар тота аны. Кызыксындыру чарасы булмаса, тора-бара бетәчәк ул.
Рамил әле яңа гына чиста токымлы ат сатып алган, 250 мең сумга. 26 сентябрьдә Яңа Кырлайда үткән ярым чиста токымлы ярышта ул үзенең Заспер кушаматлы атында 23 аргамак арасында финишка беренче килде. Җиңүчеләрне котлаганда кулларына бүләк сертификаты тапшырдылар. Без очрашып сөйләшкәндә әле Рамил акчалата бүләкнең күпме икәнен белми иде. “Улым Казан ипподромына китте, күпме алып кайтыр? – диде ул. Икенче көнне телефоннан шалтыратып белдек.
– 25 мең сум бирделәр. Моңарчы аның кадәр бүләк алган юк иде, – диде Рамил дулкынланып.
Без дә Рамил өчен сөендек. Атны сатып алу, ашату-эчертү генә түгел, аны көн дә басуга йөрергә алып чыгарга кирәк. Хезмәтеңне нәтиҗәсен дә күрәсе, аңа тиешле бәя дә аласы килә шул.
– Тәпи йөри башлаганнан бирле ат янында инде мин, – ди Рамил. – Тумышым белән Теләче районы Казаклар авылыннан. Әти (Галимулла) колхозда атлар карады. 9 сыйныфта укыганда атка атланып 30 километр килдем мин Арча Сабантуена. Икенче көнне шул ат белән ярышта катнаштым. Элек атлар Айван басуыннан чаба иде. Атчы Исмәгыйль әле дә әйтә, ул вакытта старт бирелгәч, син атың белән алга очтың, синең арттан тузан гына калды, дип.
Хәзер ат ярышын үткәреп торалар. Җаның теләгәнендә катнаша аласың. Рамил быел 14ләп ярышта катнашкан. Арча, Биектау, Саба, Балтач, Малмыж, Бәрәңге районы (Мари Иле) һ.б. Ярышка бару-кайту мәшәкатьләрен дә өстәргә кирәк.
– Хәзер ярышларда нәселле атлар, остарган җайдаклар катнаша, – ди Рамил. – Көндәшләр көчле. Ансат кына җиңәрмен димә... Ярышта атны ничек идарә итүдән күп нәрсә тора. Җайдакның җиңел булуы да әһәмиятле. Атка минем кебек 70 килолы кеше белән чапканчы, бер малай белән чабуы җиңелрәк бит инде!
Быел 50 яшьлек юбилеен уздырган һәм дә улы Рәмзилне (шулай ук ат ярышларында катнаша) өйләндергән Рамилгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, ат ярышында уңышлар телибез!
Румия Надршина