Аның китапларын укырга кирәк

2015 елның 23 октябре, җомга

Аның китапларын укырга кирәк

Арча педагогика көллиятендә Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция булды. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Казаннан язучының кызы, шагыйрә Наилә Ахунова, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәтов һәм бер төркем язучылар, фән эшлеклеләре кайткан иде.

Иң элек язучы турында видеофильм карадык. Туфан Миңнуллинның Гариф Ахунов турында әйткән сүзләре хәтергә уелып калды: “Үзеннән-үзе көлә белгән кеше бөек кеше!” Димәк, Гариф ага үзенә һәм иҗатына тәнкыйтьчел караган. Ә бу сыйфат, килешерсез, күбебездә юк. Любовь Осина яңа гына табадан төшкән “Гариф Ахунов: шәхес, иҗат, заман” китабын кулына алып, шундый эчтәлекле җыентык әзерләгәннәре өчен Арча педагогика көллияте коллективына зур рәхмәт әйтте.

Гариф Ахунов төрле жанр- ларда иҗат итә: шигырь, хикәя, очерк, повесть, романнар, пьеса яза, тәрҗемә итә, рәсем ясый, актив җәмәгать эшлеклесе дә була. Аны белүчеләр: “Гариф ага бик гади, намуслы, ярдәмчел иде”, — дип сөйлиләр.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәтов:

— Гариф Ахунов 10 ел дәверендә алыштыргысыз Татарстан язучылар берлеге рәисе булган, – дип сөйләде. — Яшьләргә иҗат эшендә дә, фатир алырга да булышкан. “Казан утлары” журналының баш мөхәррире булып эшләгән. Үзеннән соң бай мирас калдырган. Гариф Ахуновның Арчадагы туган авылына, йөргән эзләренә билге куясы, мәңгеләштерәсе иде. Ул юлларны музей маршрутына кертсәк, мәртәбәле булыр иде.

– Юморны кабул итә белгән, шаркылдап көлеп, зур рәхәтлек кичерә алган шәхес ул, – дип искә алды язучы Ләбиб Лерон. – Шулай бервакыт СССРның Югары Советы депутаты булган вакытта Гариф Ахунов Мостай ага Кәрим белән Мәскәүдә машинада баралар икән. Рульдә Мостай Кәрим. Боларны юл инспекторы туктата да документларын сорый. Мостай Кәрим документларын күрсәтә. Шуннан бу Гариф Ахуновка борыла. Гариф Ахунов аңа болай ди: “Шофер СССРның Югары Советы депутаты булгач, мин кем булам инде?” ГАИ хезмәткәре гафу үтенеп аларны озатып кала. Гариф аганың 100 еллыгын Казанның Г.Камал театры кебек зур залларда үткәрергә насыйп булсын.

Тел галиме, профессор, язучы Фәрит Яхин:

— Сез Тукайны гына түгел, сез Тукайларны биргән төбәк, — дип олылады арчалыларны. — Сезнең илһам бирүче ниндидер серле чишмәләрегез, хикмәтегез бар.

Якташыбыз, аксакаллы журналист Әгъзәм Фәйз- рахманов уены-чыны белән:

— Ни өчендер бездә журналистларны гына телгә алмыйлар, — дип әйткәч, зал “хак әйтә” дигәндәй елмаеп, гөж килеп алды. — Ә бит районда шундый 10лап журналист бар.

Наилә Ахунова әтисенең китаплары нәшер ителеп торуын теләде, аерым бер музей оештырырга, туган авылы җирендә тарихи билгеләр эшләргә кирәклеген әйтте.

Конференциянең икенче өлешендә Казанбаш мәктәбендә секция утырышлары дәвам итте. Укытучылар Гариф Ахуновның иҗатын өйрәнделәр.

...Конференциядән кайткач та китапханәгә кереп, Гариф Ахуновның “Хәзинә” романын һәм повестьлар җыентыгын алып чыктым. Әсәрләренә тагын бер кат күз йөртеп чыгасы килде. “Хәзинә”не укый башладым — аерылып булмый. Язучының бөеклеген аңлар өчен аның китапларын укырга кирәк шул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International