Бер маршрут артты
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, “Арча АТПсы” җәмгыяте директоры Рүзәл Гәрәев белән элеккеге юл идарәсе янындагы тукталышта автобус көтәбез.
— Шәһәр үзәгендә автобуслар — 6, ә шәрык өлешендә 12 минут ара белән киләләр, — ди Рүзәл Баязитович.
Аның сүзләренә ышанабыз, чөнки күп еллардан бирле шәһәрдә автобус- лар начар йөри дигән сүзне ишеткән юк. Киресенчә, автобуслар йөрешенә карап сәгатьне төзәтергә була, дип әйтәләр.
Бераз хатирәләрне дә яңартып алдык. Арчада беренче йөри башлаган автобуслар бер ишекле иде, Арча эчендә йөрү — 2, вокзалга төшсәң — 3 тиен. Соңрак икесен кушып 5 тиен иттеләр.
— Ул елларда кеше күп йөри иде, — ди Р. Гәрәев. — Маршрутлар 42гә җиткән иде, хәзер 17гә калды...
Менә без көткән автобус килеп туктады. Гади генә рейс түгел бу — 20 октябрьдә Арча станциясе — Шәрык мәчете (Сибгатуллин урамы аша) дип аталган яңа маршрут ачылды. Эчкә үтәбез, беренче пассажирлар да шактый, Шәрык бистәсендә яшәүчеләр өчен аеруча уңай инде бу. Эчкә узуга түрдәге экранга күз төште — яңалыклар тапшыралар.
Автобус Шәрык бистәсендәге яңа мәчет янында тукталды, аннан соң бераз баргач Сибгатуллин урамына борылды. “Бәләкәч” балалар бакчасы янында уңайлы павильон күзгә ташланды. Әлеге маршрутта аларны “Монолит” ширкәте ясап урнаштырган. Җил-яңгыр-дан ышыклана, арып китсәң утырып тора аласың.
Сибгатуллин урамыннан автобус Күпербаш –Арча юлына чыгып барды да, Космонавтлар урамына керде. Монда да яңа павильоннар куелган. Мәчет янында тагын бер тукталыш, шуннан гимназия ягына чыгып вокзалга юл тотты.
Күпербаш авылына йөрүче автобус та хәзер Арчага менгәндә Космонавтлар урамы аша узачак.
— Бу маршруттан файда алу дигән нәрсәне күздә тотмадык, — ди Рүзәл Гәрәев. — Барысын да халыкка уңай булсын дип эшләдек.
Шәһәрнең Көнбатыш өлешенә дә автобус маршруты ачу кирәклеге турында да сүз кузгатып алды Рүзәл Баязитович.
Бу көнне без Коммуна, Ватан, Казан урамнарында яңа төзелгән балалар мәйданчыкларына да барып килдек. Коммуна урамында яшәүчеләр балалар мәйданчыгы, урам утлары кую турындагы үтенечләрен игътибарга алган өчен район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт әйтәләр. Казансу аша салынган җәяүлеләр күперендә дә кичләрен якты хәзер.
Шәһәрдә балалар мәйданчыклары ясауда Арча урманчылыгының хезмәте зур.
25 октябрь – автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек, уңышлар һәм имин юллар телибез.
Ильяс Фәттахов