Регионара хезмәттәшлек –Төмән өлкәсе безнең белән фикер алыша.
«Арча ягы- кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 16 нчы октябрь көнне Төмән өлкәсеннән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре һәм “Тукай паркы”н син ничек күз алдына китерәсең?” исемле көзге байлыклардан ясалган күргәзмәләр белән таныштырды. Укучылар көче белән оештырылган Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Яңа Кырлай мәктәбендәге очрашу милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Алган тәэсирләре белән уртаклашу чәй өстәле артында дәвам итте. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләребезгә мәрхәмәтле булды: иртәдән пыскып торган яңгыр туктап, ялт итеп кояш чыкты. Регионара хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде.