"Белем җәүһәрләре - 2015" Бөтендөнья бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!
16 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Тантанада барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары катнашты. "Белем җәүһәрләре - 2015" Бөтендөнья бәйгесендә районыбыздан да укытучылар катнашты һәм җиңүгә ирештеләр. "Укытучыларга һәм укучыларга" интернет-проекты белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Шушмабаш мәктәбе укытучысы Нуриева Рәмлә 3 нче Дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Гран-при, "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә Кушлавыч төп мәктәбенең татар теле укытучы Әюпова Рания һәм шул ук мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әюпов Ильфар лаек булып кайтты. Әлеге бүләкне "Белем җәүһәре" исемен яулап, шушы исемгә кимендә 3 ел тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга тапшырдылар. Бүләкләр дә бик мулдан булган махсус статуэтка, сәнгатебезне чагылдырган кыйммәтле китаплар, бик яхшы айпад һәм иң югары дәрәҗә дипломы . Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.