“Күркәм гаилә - 2015”

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

23 октябрь көнне  Арча район Мәдәният  йорты сәхнәсендә  “Гаилә һәм мәктәп” журналының Бөтенроссия  күләмендәге проекты – “Күркәм гаилә-2015” бәйгесенең район этабы булып узды. Әлеге чарада Яңа Кенәр авылыннан Илһам һәм Гөлфия Хәбибуллиннар, Яңасала авылыннан Фәнис һәм Гөлназ Исмәгыйлевлар, Наратлык авылыннан Хәмбәл һәм Гөлчәчәк Хәбибуллиннар, Түбән Мәтәскә авылыннан Рәдис һәм Чулпан Харисовлар, Шурабаш авылыннан Валерий һәм Олеся Антиповлар, Урта Пошалым авылыннан Айдар һәм Әлфия Зәйнуллиннар, Шушмабаш авылыннан Илнур һәм Әкълимә Әхмәдуллиннар, Алан авылыннан Мансур һәм Алинә Бәдриевлар гаиләләре катнашты. Һәр гаилә үзенчәлекле чыгышлар әзерләгән иде. Бәйге гаиләләрнең үзе белән таныштыруы, презентация һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов барлык гаиләләргә дә Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Катнашучылар арасында Харисовлар гаиләсе өстенлек алып җиңү яулады. Казан шәһәрендә узачак Республикакүләм “Күркәм гаилә-2015” бәйгесендә Арча данын нәкъ менә алар яклаячак. Харисовлар гаиләсенә яңа җиңүләр теләп калабыз!   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International