Район беренчелегенә баскетбол ярышлары

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Укучылар сарае спорт залында “Арча” спорт комплексы һәм район мәгариф идарәсе 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында район беренчелегенә баскетбол ярышлары үткәрде. Ярышта Арчаның 1нче мәктәбе, 5нче гимназия, 2нче мәктәп һәм Носы мәктәбе командалары катнашты. 5нче гимназия — беренче, 1нче мәктәп — икенче, Носы мәктәбе өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International