Район беренчелегенә мини футбол ярышлары булды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

“Арча” спорт комплексында, район мәгариф идарәсе белән берлектә, 2000-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында район беренчелегенә мини футбол ярышлары булды. Ярышта Арчаның 1нче мәктәбе, 5нче гимназия, 2нче мәктәп, Курса-Почмак, Утар Аты мәктәпләре командалары катнашты. Мини футболны Арчаның 1нче мәктәбе кызлары да уйнады. Арчаның 2нче мәктәбе беренче урынны алды. Арчаның 1нче мәктәбе – икенче, Утар Аты мәктәбе өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International