Мөхәммәт Мәһдиевне олылау
Ни кызганыч, Мөхәммәт Мәһдиев тормыштан иртә китте. Исән булса, быел аңа 85 яшь тулган булыр иде.
Казан (Идел буе) федераль университетында Мәһдиев укулары дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул галим, язучы, педагог Мөхәммәт Мәһдиевнең якты истәлегенә багышланды. Конференциянең ачылу тантанасына Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кызы Гәүһәр һәм улы Искәндәр, аның чордашлары, укучылары килгән иде. Алар әдип турындагы үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Шунысы куанычлы: конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Арча районы укучылары, мөгаллимнәре катнашты.
22 октябрьдә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә якташыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевнең тууына 85 яшь тулу уңаеннан укучылар арасында Мәһдиев укулары үтте.
Равилә Нәгыймова,
Сикертән мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы