“Бизнес һәм хөкүмәт: ачыктан–ачык сөйләшү”

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

29 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Бизнес һәм хөкүмәт: ачыктан–ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак. Эшмәкәрләр чишелеш таләп иткән проблемалар һәм сораулар буенча министр белән фикер алышачаклар. Очрашуны оештыручы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов. Марат Әхмәтовка сораулар бирү өчен бизнес–власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Очрашуда катнашырга теркәлү өчен 8(843) 203–44–17 телефонына шалтыратып үз соравыгызны бирә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International