“Казан арты” тарих-этнография музее 3 ноябрьдә 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Арча районы осталарының иҗат эшләренә күргәзмә-сату оештыра. Бу кичтә районда яшәүчеләр үзләренең авторлык эшләрен күрсәтә алалар.
Үз иҗатларын күрсәтергә яки үзенчәлекле кул эшләрен алырга теләүчеләрне музейда көтәләр. Музейның адресы: Арча шәһәре, Сызгановлар урамы. Эш авторларының 3–06–79 номеры буенча алдан шалтыратулары сорала.