Күзәтчелек астында була торып...
Арча район суды 2015 елның 7 октябрендә Марат Кадыйровның җинаять эшен карады.
Ул РФ Җинаять кодексының 314.1нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган (административ хокук бозулар белән административ чикләүләрне күп тапкырлар үтәмәү), 158нче маддәсенең 2 һәм 3нче өлешләрендә каралган (урлау, шул исәптән торакка законсыз үтеп керү юлы белән) җинаятьләрне ясау- да гаепле дип табылды.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Арча районында яшәүче, элек хөкем ителгән, 38 яшьлек Марат Кадыйров, административ күзәтчелектә булуга карамастан, Яңа Кишет авылы янындагы ашлык киптергечнең стенасындагы шиферны ватып эчкә керә һәм “Мәрҗани” ширкәтенең 4,6 мең сумлык милкен урлый.
Бер айдан Кадыйров Яңа Кишет авылында бер йортны басарга ниятли. 5 августта ул төнлә тәрәзәне алып эчкә керә һәм 12,5 мең сумлык көнкүреш техникасын һәм башка әйберләр алып чыга. Икенче көнне шул ук өйгә кереп 9,4 мең сумлык байлык чәлдерә. Бу юлы урамда аны җинаять урынында полиция хезмәткәрләре көтеп тора.
Суд Кадыйровның административ күзәтчелек астында булуын, шушы чорда күп тапкырлар чикләүләрне үтәмәвен, аерым алганда полиция бүлегенә теркәлү өчен килмәвен, төнлә чыгып йөрүен һәм административ хокук бозулар ясавын да исәпкә алып, җәзаны аерым режимлы колониядә үтәү белән 5 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы
прокуроры урынбасары, юстиция советнигы