Мондый юеш, салкын көннәрне сулыш юллары чире ешаеп китә. Балаларда гына түгел, олыларда да бу еш күзәтелә. Табиб Алсу Кузнецова йөткерүгә җиңел карамаска, үзлегеңнән дәваланмаска киңәш итә. Йөткерү артында хәтта үпкә ялкынсынуы күзәтелергә мөмкин. Мондый очраклар бар. Йөткерә башлауга кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.