Социаль җыелмадан баш тартканнар

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, районда ташламадан файдаланучы 8519 кешенең 6117се, ягъни 71,8 проценты социаль җыелмадан баш тарткан. Дарудан бушка файдалануга караганда акчасын алуны отышлырак күрә алар. Республика буенча бу күрсәткеч 70,1 процент. Районнар арасында иң түбәне – Яңа Чишмә районында, аларда социаль җыелмадан баш тартучылар 58,9 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International