Район Советы утырышы
26 октябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы икенче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, Арча район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Илшат Габделфәртович Совет утырышы эшкә керешкәнче яңа җитәкче — “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары —Арча ЗУЭСы җитәкчесе Е.В. Андреев белән таныштырды. Евгений Васильевич 1980 елда Азнакай шәһәрендә туган, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаганнан соң Азнакай, Зәй һәм Әлмәт шәһәрләрендә инженердан алып генераль директор урынбасарына кадәр хезмәт юлы үтә.
Утырышта беренче көн тәртибе итеп “Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында”гы мәсьәлә каралды. Конкурс комиссиясе рәисе Любовь Осина Арча район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга кандидатлар сайлап алу буенча конкурс комиссиясе карары белән таныштырды һәм Арча район Советы каравына Илшат Галимуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар әлеге тәкъдимне бертавыштан якладылар.
Утырышта шулай ук “Арча район Советының даими комиссияләре турында”, “2015 елның 9 аенда Арча муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында”, “Арча муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында”, “Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарында вакантлы муниципаль хезмәт вазыйфасын башкаруга конкурс үткәрү тәртибе турында”, “Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү шартлары турындагы положениене раслау турында”, “Арча муниципаль районы территория сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатура турында”гы мәсьәләләр каралды.
Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Алар белән Арча муниципаль районы сайтында танышырга мөмкин.