Гомереңне озынайтасың килсә?

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Гомереңне озынайтасың килсә?

Әңгәмәдәшебез – районара йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Ринат Хәстиев.

– Ринат Мирбатович, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының чирләр арасында беренче урынны алып торганын беләбез. Шулар арасыннан инсульт турында киңрәк сөйләшсәк иде.

– Быел безнең үзәктә Арча районыннан 200ләп кеше инсульттан дәваланды. Соңгы елларда бу сан бер чама тора. Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе, киң таралганы, ишемия инсульты кан тамырлары тараюдан барлыкка килә. Баш миенә кан килми башлый, нәтиҗәдә нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Икенчесе – геморрагик инсульт. Даими кан басымыннан тора-бара тамырлар үзенең сыгылмалылыгын югалта, нәтиҗәдә кан басымы бик нык күтәрелгәндә баш миендәге тамырлар шартлап, башка кан сава.

– Үзендә кан басымы булганлыгын да белмичә инсульттан үлүчеләр бар.

– Сәламәтлегеңә битараф карарга ярамый. Яшьләрдә дә кан басымы булырга мөмкин. Гаиләдә кан басымын үлчи торган прибор тотарга кирәк. Диспансерлаштыру үтүгә дә игътибарлы булу сорала. Кеше үзенең кан басымын, холестерин, шикәр күләмен белеп торырга тиеш. Кан басымыннан участок табибы күзәтүе астында көн саен дару эчү гомерне озайта гына. Үзенең сәламәтлеген һәрдаим кайгырткан кеше гомере вакытсыз өзелми.

– Инсультның беренче билгеләре.

– Авыру елмайса, аның йөзе кыйшая, сөйләшкәндә теле бәйләнә, ике кулын күтәртеп караганда бер кулы азрак күтәрелә, кинәт кенә башы авырта башлый, укшыта һ.б. Авыруны тиз арада хастаханәгә алып килергә кирәк. Беренче өч сәгатьтә дәвалый башлауның нәтиҗәсе дә зур.

– Авыруны уңышлы дәвалау өчен үзәктә нинди мөмкинлекләр бар?

– Компьютер томографиясе инсультның төрен ачыклый. Ике төрле инсульт барлыгы турында сөйләштек инде. Кан саву һәм баш миенә кан килмәү (ишемия) ике төрле юл белән дәвалана. Аның берсендә канны туктатырга, икенчесендә, киресенчә, канны сыеклатырга кирәк. Реанимация бүлмәсе заманча җиһазлар белән көйләнгән. МКЦД, РКБ белән яхшы элемтәдә торабыз. Видео-консультант бар. Авырулар Европа күләмендә иң көчле белгечләр эшләгән бердәм система буенча дәвалана. Кирәк икән авыруларны реанимобиль белән Казанга озатабыз. Бу мөмкинлекләрнең барысы да инсульттан үлүчеләр санын киметте.

– Инсульт иң беренче чиратта кемнәрдә килеп чыгарга мөмкин?

– Кан басымлы, йөрәге авырткан, холестерины югары, шикәр чире белән авырган, авырлыгы артык булган, тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләрне күп кулланган, тетрәнүләр кичергән кешеләрдә инсульт булырга мөмкин.

– Ринат Мирбатович, бу чир нәселдәнлек белән дә бәйлеме?

– Әйе, йөрәк, кан юллары авырулары нәселдәнлек белән дә бәйле. Кан басымының 20 процентының нәрсә белән бәйле булуы билгесез.

– Ә ничек авыртмаска?

– Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Тәмәкене ташларга, спиртлы эчемлекләрдән тыелырга, өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш өстенлек итсен. Көнгә 40 минут йөрергә кирәк.

– Бу 40 минутка эштәге, йорт арасындагы йөрүләр керәме?

– Урамда яки стадионда махсус җәяү йөрергә кирәк. Тренажер да әйбәт.

– Авырулар боларның барысын да белеп тора, әмма үтәми генә. Урамга йөрергә чыкканчы, диванга сузылып ятып ял итүе рәхәтрәк бит.

– Андыйларга – тренажер. Ихтыяр көче күп кирәк шул. Авыртмыйча яшисең, гомереңне озынайтасың килсә, табиб киңәшләрен үтисең.

– Эшегездә уңышлар!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International