Амбарларда эш дәвам итә
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале. Әмма амбарга салгач та эш бетми әле.
— Яңгырлы, салкын җәй сабан культураларының өлгерешенә тискәре йогынты ясады, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Бигрәк тә бодай һәм арпа симәнәсенең тишелешен яхшырту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. Аерым алганда, биопрепаратлар кулланырга, өстәмә җылытырга.
Быел 133380 центнер сабан культуралары, 60450 центнер күчмә фонд орлыклары салынган. Хәзер менә шуларны дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге лабораториясендә тикшертергә кирәк.
— Алып килгән орлыкларның кайбер партияләре белән проблемалар бар, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин. — Язга кадәр әле хәлне үзгәртеп була, башка хуҗалыклар белән алышырга яки сатып алырга мөмкин. Ә болай барлык хуҗалыклар да орлыкларын алып киләләр.
Безнең районның өч хуҗалыгы — “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче” ширкәтләре республиканың элиталы орлыклар ассоциациясе составында. Алар авыл хуҗалыгы культураларының югары уңыш бирә торган сортларын игү һәм башка хуҗалыкларга тарату белән шөгыльләнәләр.
— Иген культураларының уңышы орлыкның сортына һәм репродукциясенә бәйле, — ди М. Сәгыйтьҗанов. — Быел 25 тонна оригиналь орлыклар салынды. “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Северный”, “Татарстан”, “Аю” ширкәтләре орлык- ларны яңартып торалар.
Салынган орлыкларның 34,4 проценты оригиналь, 6 проценты массовый репродукцияле. Соңгысы бик хупланмый. “Нива”, Тукай хуҗалыкларына кагыла бу.
Тукай хуҗалыгы өр-яңадан матди-техник база булдырды, орлык алмашуны да җайга салса, бу хуҗалыкның киләчәге өметле.
“Аю” ширкәте узган ел, “Татарстан” ширкәте быел киптергечләр, орлык эшкәртү линияләрен яңарттылар.
— Бу көннәрдә рапс орлыгы чистартабыз, — диде “Игенче” ширкәте баш агрономы Марат Вахитов. — Аннан соң яхшы сидератлар булган горчица, ак торма орлыкларына чират җитә. Күпьеллык үлән орлыкларын чистартып салып куйдык.
Быел дүрт чистарту машинасы алганнар. Киптергечләр тәүлек буе эшли.
Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов әйтүенчә, быел 11 авыл хуҗалыгы культурасының 232 сорты сынау үткән. Республика хуҗалыкларында игелгән язгы бодай һәм арпа культураларының сорт чисталыгын билгеләү максатыннан 93 сорт буенча контроль сынау үткәргәннәр.
Арышның “Радонь”, “Тантана”, “Памяти Кунакбаева” сортлары үзләрен өстен яктан күрсәткән. Көзге бодайның безнең зона өчен “Казанская–560”, “Скипетер” сортлары өстенлеге бәхәссез.
Язгы бодай буенча иң зур уңышны Казанда чыгарылган һәм 2015 елда районлаштырылган “Йолдыз” сорты (гектардан 46,7 центнер) биргән.
Арпаның “Раушан”, “Нур”, “Тимерхан” сортларының уңышы 50 центнердан югары.
— Соңгы елларда арышның көзен үсү сроклары үзгәрде, — ди Фәнис Зарипов. — Моннан 5–6 ел элек кенә октябрьдә, хәтта ноябрь башларына кадәр үсү чоры дәвам итә иде. Ә узган ел, быел октябрь башында ук суытты. Шуңа күрә безгә чәчүне бабайлар срогында — 5 август–1 сентябрьгә кадәр чәчәргә кирәк.
Белгеч оттырмас өчен язгы культураларның да кимендә өчәр сортын игәргә киңәш итә.
Ильяс Фәттахов