Инде рәнҗеп ятмаслар

2015 елның 30 октябре, җомга

Инде рәнҗеп ятмаслар

2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә ята. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми. Республика прокуратурасы, Юстиция министрлыгы, дини оешмаларга мөрәҗәгатьләрдән соң калдыкларны җир куенына иңдерергә рөхсәт алына.

28 октябрьдә әлеге калдыклар Иске Чүриле чиркәве территориясендә җирләнде. Баш сөякләренә карап аларның 95 кешенеке икәнен чамалап була, араларында ике бала башы да бар.

— Минем өчен алар кеше сөякләре генә түгел, ә кешеләр, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев. — Шуңа күрә алар кешечә җирләнергә тиеш.

Әлеге матәм чарасында Казан митрополиясеннән Владимир атакай, Биектау округыннан Виталий атакай, Арчадан Василиск атакай һәм Раил хәзрәт катнашуы да юкка гына түгел. Чөнки мәрхүмнәр руслар да, татарлар да, башка милләт кешеләре дә булырга мөмкин.

— Безнең район территориясендә туганнар кабере юк иде, бүген менә аның беренчесе барлыкка килде, — диде район башлыгы.

Иске Чүриле чиркәве подвалына бу кешеләр нинди юллар белән килеп эләккән, кемнәр алар? Әлеге сорауларга җавап бәлки беркайчан да табылмас- тыр. Бары тик фараз итәргә генә кала. Әмма Иске Чүриле авылы кешесе Степан Вавилов сөйләп калдырганнар (ул мәрхүм инде) чынбарлыкка якындыр.

1930 елда чиркәүне ябалар, биредә хезмәт итүче рухани Василий Пантелеев шул елның августында атып үтерелә. Чиркәү бинасын Казандагы бер заводның склады итәләр. Степан Вавилов шунда каравылчы була. Ул соңрак: “Кичләрен Казан ягыннан фургон машина кайта иде. Аны подвал ишеге турысына чигерәләр дә, подвалга үлгән кеше гәүдәләре ташыйлар, безнең бакчадан балчык ташып аларны күмәләр”, – дип сөйли.

Бу елларда Казан ягыннан кемнәрнең гәүдәләре ташылганын чамалар өчен сәяси репресия корбаннарының Хәтер китабын ачып карау да җитә. Шул ук Иске Чүриледән Иван Андрюшин, авыл Советы рәисе, ферма мөдире, 1931 елның 4 апрелендә “советка каршы эшчәнлеге өчен” кулга алына, 30 июльдә “дәлилләр җитмәү сәбәпле” азат ителә. 1937 елда яңадан кулга алалар һәм 18 сентябрьдә Казанда аталар.

Шул ук авылдан 3 бала атасы, урта хәлле колхозчы Егор Ермин 1937 елның 12 октябрендә “активка янаганы өчен” кулга алына, 28 октябрьдә Казанда атып үтерелә.

Чулпан авылыннан Тимофей Акулин, Венетадан Ксения Андреева, Шушмабаштан 8 бала атасы Гыймран Мәхмүтов (гаиләсен сөрәләр), Иске Йорттан 6 бала атасы, колхозчы, мулла Хафиз Минһаҗев, Кушлавычтан колхоз рәисе Мөхәммәтша Мортазин, Наласадан мәктәп директоры Закир Исмәгыйлев шомлы утызынчы елларда бер гаепсезгә атып үтереләләр. Әлеге исемлек бик озын...

Кемнәр генә булмасын, адәм баласы җир куенына ятарга тиеш. Шул вакытта гына аларның рәнҗетелгән рухлары тынычланыр. Менә шушы изге эшне тормышка ашыруда башлап йөргәне өчен Владимир атакай да, Раил хәзрәт тә район җитәкчесенә рәхмәт әйттеләр.

Аларның 30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан җирләнүе символик мәгънәгә ия.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International