Экология министры – Арчада
28 октябрьдә Арчага Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абдулганиев килде. Ул Республиканың Төньяк регионында экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән танышты. Очрашуда министрлыкның 8 территориаль идарәсе һәм шул идарәләрнең махсус инспекцияләре җитәкчеләре катнашты. Министрны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.
Фәрид Абдулганиев иң беренче Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе административ бинасы, андагы эш шартлары белән кызыксынды, Җиңү паркында булды, анда район башлыгы белән бергә агач утыртты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.
“Водоканал-Сервис” ширкәтенең Арча шәһәре биологик чистарту корылмасында быел үзгәртеп кору барышында урнаштырылган пычрак суларны тирәнтен чистарту һәм зарарсызландыру жайланмасы (микрофильтрлаштыру) белән таныштылар. Министр Арчадагы чистарту корылмасы эшенә уңай бәя бирде.
Фәрид Абдулганиев Яңа Чүриле психоневрологик интернатта да булды, күптән түгел файдалануга тапшырылган биологик чистарту корылмасын карады.
– Пычрак суларны чистартуның 4 төп төре бар – механик, биологик, химик һәм ультрафиолет нурланыш белән. Соңгысында хлор аз салына һәм су “терерәк” була. Ул әле иң яңа технология. Татарстанда беренче булып Яңа Чүриле психоневрологик интернатта эшләнде, – диде министр. – Биредә 2013 елда тикшерү вакытында озак еллар дәвамында пычрак суларның елгачык ясап агып ятканлыгы, ахыр чиктә шуның елгага барып кушылганлыгы ачыкланды һәм административ хокук бозу турында эш ачылды. Оешмага табигатькә салган зыяны өчен 13 миллион сум штраф салынды. Уртак килешү буенча Яңа Чүриле психоневрологик интернат чистарту корылмасы төзергә булды. Ул аңа 14 миллион сумга төште. Хәзер бу яңа технологиянең уңай якларын, кимчелекләрен белгечләр тикшереп барып, нәтиҗә ясаячак.
Ул шулай ук Күпербаштагы һәм Югары Курсадагы карьерда булды.
– Күпербаш карьерыннан 20 мең тонна вак таш чыгарып, Арча–Теләче юлын төзегәндә, күперләр ясаганда кулланганнар. Ике елга 70 мең тонна вак таш чыгарганнан соң, ул ябылачак, – диде Фәрид Абдулганиев. – Югары Курсадагысы инде ябылган, ул урынга агачлар утыртылган. 2021 елда ул җирләр кешеләргә файдалануга биреләчәк.
Очрашуның пленар өлеше Урта Курса мәдәният йортында дәвам итте.
Гөлсинә Зиннәтова