Хәерле сәгатьтә

2015 елның 30 октябре, җомга

Хәерле сәгатьтә

Көз, яз җиттеме, 18 яше тулган уллары булган аналарның йөрәкләре ныграк тибә башлый. “Кайчан повестка килер дә, кайчан йөрәк парәләрен армия сафларына хезмәткә алырлар?” Элекке вакыттагы кебек өч, ике елга түгел, бары бер елга гына китсәләр дә, ана йөрәгенә баласы өчен борчылмаска әмер биреп булмый шул.

– Улыбыз Раил югары уку йортында дүрт ел белем алып, читтән торып магистратурада укый башлаган иде. Менә иртәгә армиягә китә. Үзенең дә хезмәт итеп кайтасы килә, – ди Ташкичүдән Флера Хәбибуллина.

– Егет кеше армия хезмәтен үтәргә тиеш инде, – дип сүзгә кушыла булачак солдатның әтисе Рәдис. – Мин 1988 елда Грузиядә хезмәт иттем. Забастовка вакыты иде. Балаларыбызга тыныч хезмәт насыйп булсын. Үзебезнең район шефлыкка алган Саратовтагы хәрби частька китүе сөендерә.

– Бердәнбер улыбыз, бер дә җибәрәсе килми. Элемтә техникумын тәмамлап, кулына диплом да алды. Армиягә үзе китәм, ди. Исән-имин генә йөреп кайтсын, – диләр Түбән Курсадан Дамира һәм Раушан Шәрәфиевлар да уллары Фирдүс турында кайгыртып.

Айванда яшәүче Гөлнара Мөхәммәдиева да тыштан елмайса, улы өчен борчылуы йөзенә чыккан.

– Бер дә җибәрәсе килмәгән иде дә... Нишлисең бит, – ди ул да. – Техникум тәмамлады, эшли башлады, читтән торып югары уку йортына укырга керде. Алла боерса, кайткач укуын дәвам итәчәк.

– Илне саклау – безнең бурычыбыз. Характерлар да ныгып, дөньяга караш та үзгәреп кайта. Бар да яхшы булачак, – ди Орнаш- баштан Булат Рәхимов.

Быел көз безнең районнан 76 егет армия сафларына алына. Иң беренчеләре 24 октябрьдә китте. Аларның икесе Новороссийскида хәрби флотта, өчесе Новочеркасскта, икесе Кемерово өлкәсендә. 28 октябрьдә тагын 10 егетебезне ил сагына озаттык.

– Бу егетләрнең барысы да үзебез шефлык иткән Саратовтагы хәрби частьта хезмәт итәчәк, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек житәкчесе Алмаз Борһанов. – Ноябрь һәм декабрьдә тагын унар егетебез шушы ук частька алына.

Хәрби комиссар егетләрне һәм ата-аналарын армиягә озату тәртибе белән таныштырды, булачак солдатларга киңәшләрен бирде, бүләк – шәхси гигиена әйберләреннән торган җыелма тапшырды.

– Безнең, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермәслек итеп хезмәт итегез. Без үзебезнең егетләр киткән хәрби частьлар белән даими элемтәдә торабыз. Бәйрәмнәр, туган көннәре белән котлап, район башлыгы исеменнән открыткалар юллыйбыз. Командирлардан сезнең турыда характеристикалар соратып алабыз. Яхшы характеристика килсә, армиягә алынучылар көнендә барлык кеше алдында укыйбыз. Әти- әни өчен нинди зур сөенеч ул. Телекүперләр үткәреп, сезнең белән турыдан–туры элемтәгә чыгабыз. Сез хезмәт итәсе частька барып, хәлләрегезне белеп торабыз. 3 ноябрьдә Саратовтагы хәрби частька барырга җыенабыз. Бу көнне яшь тамашачылар театры да киләчәк һәм спектакль күрсәтәчәк. Әти-әниләргә дә борчылырга кирәкми, хәзер армиядә ныклы тәртип.

Рәмис хәзрәт егетләргә хәерле юллар, тыныч хезмәт теләп, дога укыды.

– Исән-сау йөреп кайтыгыз, сакчыл хезмәт итегез, – диде ул. – Сезнең турыда яхшы хәбәрләр генә килеп торсын. Хәерле сәгатьтә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International