Синнән башка мин мин мени?

2015 елның 30 октябре, җомга

Синнән башка мин мин мени?

Нәкъ җырдагыча, гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә “Синнән башка мин мин мени?” дип әйтерлек булсын! Чынлыкта бу күпчелек гаиләдә шулай да. Исән чакта гадәттә бер-береңнең бәясен белеп кенә бетермисең. Ялгыз калгач, зур югалту кичергәнеңне аңлыйсың. Гомер иткән гаиләләрдә бу шулай.

Әлеге сүзләрне яшьләр колагына да әйтәсе килә. Чөнки аерылышучылар күп. Кушылган гаиләләрнең яртысы диярлек таркала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышу процедурасын катлауландырырга кирәк, дип тикмәгә генә әйтмәде. Иң аянычы – балалар әтисез кала.

Бу көннәрдә республикабыз районнарында “Гаилә һәм мәктәп” журналының бөтенроссия күләмендәге проекты – «Күркәм гаилә—2015» бәйгеләре гөрли. Гаиләләребез нык, күркәм булсын, дип оештырылган проект бу. Арча районы Мәдәният йортында да үтте ул бәйге. Жюри составында хәтта “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова бар иде.

Бәйгедә менә кемнәр катнашты: Яңа Кенәр авылыннан Гөлфия һәм Илһам Хәбибуллиннар, Яңасаладан Гөлназ—Фәнис Исмәгыйлевлар, Наратлык авылыннан Гүзәлия—Хәмбәл Хәбибуллиннар, Түбән Мәтәскәдән Чулпан—Рәдис Харисовлар, Шурабаштан Олеся—Валерий Антиповлар, Шушмабаштан Әкълимә—Илнур Әхмәдуллиннар, Урта Пошалымнан Әлфия—Айдар Зәйнуллиннар, Алан авылыннан Алинә—Мансур Бәдриевлар.

Сөбханалла, әти-әниләр, бала-чагалары белән сәхнәгә шундый матур итеп чыктылар – карап утыруы үзе бер күңелле! Наратлыктан Гүзәлия Хәбибуллина җырлавын рәхәтләнеп тыңладык. Афәрин, бик матур җырлый. Хак әйтә, “Гаиләм белән көчле мин!” – ди. Түбән Мәтәскәдән Чулпан белән Рәдис Харисовларның улы Айбулатның курайда уйнавына мөкиббән китеп, сокланып утырдык. Кыскасы, һәр гаиләнең сәхнә осталыгын озак итеп сөйләп булыр иде. Шунысы кызыклы: ничекләр итеп, хәтта нәни балалар белән, сәхнәгә чыга алды икән алар? Ничек аларны бәйгедә катнашырга күндергәннәр? Шушы сорауларны әти- әниләрнең үзләренә бирдем.

– Мин югары белемле укытучы, – дип сөйләде Яңасаладан Фәнис Исмәгыйлев. – 2005 елга кадәр укыттым. Хәзер Казанда “Нәфис”тә эшлим. Иптәшем дә шунда эшли. Гаилә бәйгесе буласын безгә клуб мөдире Гөлназ Касыймова килеп әйтте. Без риза булдык. Чөнки кеше алдында чыгыш ясау безнең өчен яңалык түгел иде. Гаилә ансамбле белән дә чыгыш ясаган бар. Бәйгегә гаиләбез белән өйдә әзерләндек.

– Әкълимә мәктәптә пешекче, мин Шушмабаш амбулаториясендә оператор, – дип таныштырды үзләре белән Илнур Әхмәдуллин. – Сәхнәгә беренче тапкыр чыктык. Авыл мәдәният йорты директоры Динар Бариев белән сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Җәләева бәйгедә катнашырга дәштеләр. Без каршы килә белмибез инде. Риза булдык. Үзләре безне бәйгегә әзерләде дә. Олы кызыбыз Лилия “Йолдызлык” фестивалендә алып баручы булып катнаша. “ТНВ”га төшкәне бар. Динар белән Гөлчәчәк: “Гаилә бәйгесенә иң беренче сез күз алдына килдегез”, – диделәр. Рәхмәт.

– Миңа 27 яшь, – дип сөйләде Аланнан Алинә Бәдриева. – Пешекче булып эшлим. Иптәшем Мансур – Алан клубы мөдире. Безне сәхнәгә Урта Курса клубы мөдире Равия апа әзерләде. Гаилә белән беренче тапкыр сәхнәгә чыктык. Ничек риза булдыгыз, дисезме? Иптәшем клубта эшли бит, аңа ярдәм итмичә булмый. Сәхнәгә чыккач та башта бик дулкынланган идем, әмма тамашачының елмаеп, яратып карап утыруын күргәч, тынычландым. Бәйге бик күңелле булды. Миңа ошады. Барыбызны да сәхнәгә чакырып, рәхмәт әйтеп, бүләк тә бирделәр әле. Арабыздан Түбән Мәтәскәдән Рәдис Харисовлар гаиләсе республика бәйгесенә үтте. Без моңа бик шат.

Ә без бәйгедә катнашкан һәр гаиләгә шат. Мондый матур гаиләләр күбрәк булсын иде. Гаилә бәйрәме, чыннан да, уйландырырлык. Гаиләлеләр сөенде, аерылышканнар көенде. Бәйгенең көче әнә шунда иде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International