Юбилей белән!
Газетабыз чыга башлауга – 85 ел! 1930 елның октябрендә “Колхозга” исеме астында дөньяга аваз салган басмабыз шушы чор эчендә халкыбыз белән бергә данлы юл узды. Ул бүген дә алгы сызыкта, укучыларына тугры хезмәт итә.
“Арча хәбәрләре” газетасы – халыкка тормыш яңалыкларын җиткерүче районыбыз елъязмасы. Ул һәрвакыт халык белән бергә атлый, аның белән бергә сулый, аның өчен киңәшче һәм сердәшче.
Колхозларны ныгыту, сәнәгать һәм икътисадны үстерү, сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызу, торак һәм социаль объектлар төзелешен яктырту – җәмәгать тормышының район газетасы яктыртмаган бер генә өлкәсе дә калмагандыр. Газета бүген дә кече Ватанның гына түгел, ә бөтен республика һәм ил тормышында баручы яңалыкларның эчендә кайный, район халкына Арча районының икътисад, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә баручы үзгәрешләр турында көне-сәгате белән җиткереп бара.
Газетаның 85 ел эчендә үткән юлы җиңелләрдән булмаган, тик ул аны лаеклы итеп узган. Ул республиканың кайнап торган мәгълүмати киңлегендә югалып калмыйча, үз юлын, үз укучыларын таба һәм республика мәгълүмат чаралары арасында иң яхшыларының берсенә әверелә.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшләгән билгеле шәхесләрнең исемнәре газета һәм район тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелачак. Редакция коллективында төрле елларда Татарстан Республикасы элемтә министры урынбасары, Казан элемтә техникумы директоры Сәет Хәкимҗанов, “Татнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Фидаил Җәләлиев, “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Радик Фәизов, Хәнәфи Бәдигый, Галиәхмәт Шаһиәхмәтов, Нәҗип Мадьяров, Гайсә Гатауллин кебек танылган шәхесләр эшләгән.
“Арча хәбәрләре” газетасы бүген дә районыбызның күпкырлы тормышын төрле яклап яктыртырга омтыла. Редакция коллективында журналист этикасына тап төшерми торган намуслы, белемле хезмәткәрләр эшли. Коллектив үз эшләренә бирелгән 15 белгечтән тора, шул исәптән 8 иҗади хезмәткәр. Алар арасында 42 ел гомерен редакция эшчәнлегенә багышлаган, Татарстан Республикасының Басма, телерадиотапшырулар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшләре буенча министрлыгының Мактау грамотасы, Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, “Казанның 1000 еллыгы” медале кавалеры, авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов, Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләренең Мактау грамотасы иясе, хатлар бүлеге мөхәррире, 31 ел гомерен редакция тормышы белән бәйләгән Румия Надршина, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралар буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүче 34 ел гомерен редакциягә багышлаган җаваплы сәркатип – баш мөхәррир урынбасары Рәзинә Җәләева, шулай ук баш хисапчы Рәзинә Тимергалиева бар.
Басма мәгълүмат чараларының эшчәнлеген билгеләүче төп күрсәткеч – ул тираж. “Арча хәбәрләре” газетасы татар һәм рус телләрендә Арча муниципаль районы территориясендә 5475 данә таратыла.
Район һәм республика яңалыклары шулай ук “Арча хәбәрләре” газетасының рәсми сайтында да чагылдырып барыла. Редакция журналистлары төрледән-төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Редакция коллективы өчен иң мөһим җиңүләрнең берсе – “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилей алдыннан гына “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте уздырган “Легендар брендлар” бәйгесендә җиңүе.
Газета өчен 85 яшьлек юбилей – ул әле бар нәрсәнең башы гына. “Арча хәбәрләре” газетасы һәрчак эзләнүдә. Хөрмәтле райондашлар, кадерле укучыларыбыз, редакциябез ветераннары, барыгызны да әлеге уртак бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез! Без сезнең белән һәм сезнең өчен яшибез. Киләчәктә дә бергә булыйк!
Исрафил Насыйбуллин