Арчалыларга ошаган икән, димәк, яхшы

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Арчалыларга ошаган икән, димәк, яхшы

30 октябрьдә Арча Мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан зур концерт булды. Юк, бу шушы көнне генә Мәдәният йорты ишекләре ачылды, дигән сүз түгел. Мәдәният өлкәсе ел буена гөрләп торырга тиеш. Ә менә яңа сезонны шулай зурлап башлап җибәрү бездә матур гадәткә әверелеп китте.

Ул көнне арчалылар өчен сюрпризлар күп булды. Ишекне ачып керүгә гармунчылар ансамбле каршы алды. Икенче катта үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее, сәнгать мәктәбе күргәзмәләр оештырган иде. Шурадан “Чордашлар” фольклор ансамбле халыкның күңелен күрде.

Концерт та искиткеч булды. Чөнки бу көнне биредә үзешчәннәрнең иң-иңнәре, ягъни сәхнә йолдызларыбызның да “каймагы” гына сәхнәгә чыкты. Алып бару да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Россия телевидениесендәге концертлардагы кебек бер-берсе белән күңелле итеп аралашып, ясалмалылыктан бөтенләй читкә китеп, тормышчан итеп алып бардылар Зөлфия Әүхәдиева белән Зөлфәт Сибгатуллин.

Ә җырчыларга килгәндә... Монда тамашачы – хөкемдар, ә аларның фикере – көчле алкышлар. Бу көнне алкышлар тынып та тормады, димәк, чыгышлар, русча итеп әйткәндә, супер. Данис Гайфуллин, Зилә Зиннәтова, Айрат Кәримуллин, Алсу Фәйзрахманова, Дамир Гасыймов, Зәлия Шәйхетдинова, Булат Бәхтияров, “Мирэль” вокаль ансамбле, Расих Галимҗанов, Гөлназ Җәләлетдинова, “Арча кызлары” төркеме, Сөмбел Заһидуллина, “Рус җыры” халык вокаль ансамбле, Айрат Нурьязанов, Алидә Нәбиуллина, егетләр вокаль ансамбле – менә алар сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк, сәхнәдән төшмәгән, кайбер танылган артистларны да бер кырыйга куярлык талантларыбыз, алда әйтелгәнчә, сәхнә йолдызларыбызның да “каймагы”.

“Ләйсән” вокаль ансамбле чыгышы театральләштерелгән тулы бер могҗизага тиң булды. Ансамбльнең җитәкчесе Зилә Шәйхетдинованың чишмә челтерәвен хәтерләткән саф, чиста моңлы тавышына ничек сокланмыйсың!

“Аллегро” бию коллективы да ул көнне үзенең үзенчәлекле, матур биюләрен тәкъдим итте. Җитәкчесе Аида Сәләхетдинова куйган биюләр һәрвакытта да шулай югары дәрәҗәдә була. Күп тапкырлар аның репетицияләрен күзәткәнем бар. Ул үзе дә оста биюче, балаларга карата да таләпчән. Мондый биюләр – зур көч, тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итми мөмкин түгел. Арча Мәдәният йорты һәр иҗат сезонына нинди дә булса яңалык кертә. Узган ел егетләр ансамбле сәхнәне гөрләтсә, быел “Затлы” төркеме үзенең чыгышы белән таң калдырды. Инструменталь трио (Валентина Вәлиуллина, Вагыйз Әһлиуллин, Рәдис Харисов), нәфис сүз остасы Расих Тимергалиев чыгышлары концертны тагын да бизәде, лазер-шоу аны тулыландырып, ямьләндереп, үзгәреш кертеп җибәрде.

– Әллә каян килгән концертларны зур акчалар түләп карыйсы да юк. Үзебезнекеләр дә ничек яхшы оештырган. Алып бару да, тематикасы да ошады, – диде Гамбәрия Гаффарова.

 – Әни, көн дә концертка бару туйдырмадымы? Бәлки, бераз туктап торырсыз, дигән иде улым. Ничек инде үзебезнең арчалыларның чыгышын калдырасың? Күбесе танышлар. Яңа талантлар да өстәлгән, – дип мактады Әлфинур Хәкимҗанова.

Әлфия Нигъмәтҗанова ире Илһам белән Ашытбаштан ук килгән.

– Авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе буларак, үзебезгә үрнәк итеп алырлык бик күп әйбер күрдем, – ди ул.

– Үзенчәлекле формада оештырганнар. Чыгышлар үрелеп, ялганып бара. Костюмнар бик яхшы. Матди яктан бик нык алга китеш күренә. Фонограммалар профессиональ югарылыкта. Миңа бик ошады, – диде 30 ел педагогика көллиятендә музыка белгече булып эшләгән Суфия Абдрахманова.

Яңа иҗат сезоны уңышлы башланып киткән икән, ел дәвамында да шулай дәвам итсен, яңа талантлар барлансын, яңа формалар уйлап табылсын.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International