Җиһангирларны космос чакыра

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Җиһангирларны космос чакыра

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Әдәм затының – Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуының 55 еллык юбилее уңаеннан якташларыбыз Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның “Җиһангирлар, космос безне чакыра” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда республикабызның танылган шәхесләре катнашты.

– Безнең бу чара нәкъ тә 108 минут барыр. Чөнки Юрий Гагарин очышы шуның кадәр дәвам иткән, – дип башлады сүзен Хәлил Гайнетдинов. – Иң беренче булып космос белән мин армиядә хезмәт иткәндә кызыксына башладым. Ул вакытта без, солдатлар, дөньяның иң зур Байконур космодромын төзүдә катнаштык. Еллар үткән саен бу тема мине күбрәк кызыксындыра барды. Һәм менә шушы китап барлыкка килде. Ким Шакиров белән без аны 5 елдан артык яздык, бик күп материаллар тупладык.

Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы фәннәр академиясе тарафыннан бастырылган. Кереш сүзен Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев язган. Китап космик киңлекне өйрәнү һәм үзләштерүдә үз өлешләрен керткән кешеләргә багышланган. Биредә (космос) Советлар Союзы һәм Россиянең космик проектларын төзүдә катнашкан татарлар һәм Татарстанда яшәүчеләр турында тулы мәгълүмат бирелгән.

– Бу китапта 700ләп фамилия бар, шуларның 400ләбе – татар фамилиясе, – диде Хәлил Гайнетдинов. – Америкада 335 космонавт санала. Шуларның 45е – хатын-кызлар, Россиядә барлыгы 119, хатын-кызлар – 4. Ә менә татарлардан берәү дә юк. Монда уйланырга урын бар.

– Күңелегездә булган барлык әйберләрне дә бу китапка туплап бетерә алдыгызмы?

– Космос ул очсыз-кырыйсыз, күпме язсаң да, кертеп бетереп булмый. Аннан космонавтика турында гына түгел, ә шул өлкә буенча эшләгән галимнәр турында да бу китап. Мәсәлән, Илһам Дәүләтшин космоста була торган тәҗрибәләрне анализлаган, Аркадий Черкасов космоска материаллар әзерләп җибәргән, кайткач тикшерүләр үткәргән. Ә бит бу кешеләрнең икесе дә Арчаныкы,–дип җавап бирде бу сорауга аның автордашы Ким Шакиров.

– Яхшы китап. Чөнки космос ул – киләчәк. Аннан космонавтика өлкәсендә күп татарлар эшләделәр һәм эшлиләр. Кая барма – татарлар. Кояш батареясын татарлар эшләп бирде, шуның ярдәмендә айга очтылар. Ракета двигателе дә татарлар хезмәте. Бүгенге яшьләр космосны алга җибәрерләр, дип ышанам, – дип үз фикерен җиткерде Сергей Королев җитәкчелегендә, аның конструкторлык бюросында әйдәп баручы инженер хезмәтен башкарган, космик аппаратларны проектлауда һәм сынауда катнашкан, Юрий Гагаринны укыткан, хәзерге вакытта Казан федераль университеты физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы укытучысы Урал Закиров.

Урал Закиров яшьләргә өмет баглый. Ә яшьләр космос белән кызыксынамы соң? Мәктәпләрдә хәзер астрономия дәресләре дә укытылмый бит.

– Балалар астрономия белән бик кызыксына,–дип җавап бирде бу сорауга Яңа Кенәр мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Илмира Әхмәтова. – Безнең мәктәптә Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендә җиһангирлар отряды төзелгән иде. Укучылар анда бик теләп шөгыльләнде. Алар хәзер 8 сыйныфка җитте. Быел балалар иҗат йортында 5 сыйныф укучыларыннан торган тагын бер төркем җыелды. Валентина Терешкова белән очрашу балалар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. “108 минут Галәмгә” дигән бик зур чара үтте. Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, 8 баланың 6сы дипломга, 2се сертификатка лаек булды. Терешкова аллеясы булдырып, анда кедр агачлары утыртылды. Хәзер җиһангирлар бакчасы эшләргә планлаштырабыз.

– Мин Казан архитектура-төзелеш институты төзелеш отряды командиры буларак, төзелеш отряды белән Ерак Көнчыгыштагы “Восточный” космодромы һәм Циалковский шәһәрен төзүдә (космодром, старт мәйданчыгы, техник корпуслар) катнаштым. Без – Татарстаннан беренчеләр булдык, – диде Артем Кудряшов. – Шулай Россия космосы үсешенә үз өлешебезне кертүебез белән горурланабыз. Чөнки тиздән шушы урыннан ракеталар космоска очачак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International