Кулга кем көчле?
“Арча” спорт комплексында 1998–2000 елларда, 2001–2002 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында кул көрәше буенча республика беренчелегенә сайлап алу ярышы булды.
Анда 240 кеше катнашты. Кулга иң көчлеләрне әйтеп үтәбез. Алар: Рузилә Фәйзрахманова (Ашытбаш мәкктәбе), Зәлифә Әүхәдиева (Казанбаш), Гүзәлия Фәйзуллина (Шурабаш), Айзилә Фәйзрахманова (Ашытбаш), Айсинә Шиһабиева (Сеҗе), Миләүшә Гайнетдинова (Мәтәскә), Владислава Батуева (Иске Чүриле), Азат Хәкимов (Шурабаш), Илгиз Сафин (Ашытбаш), Илназ Хәбибуллин (Яңа Кырлай), Булат Шәфигуллин (Өчиле), Булат Зәйнуллин (Лесхоз), Илгиз Ибраһимов (Ашытбаш).
Зурраклар арасында иң көчлеләр: Илүзә Яруллина (Казанбаш), Раилә Гайфуллина (Яңа Кырлай), Гөлгенә Мөхәммәтшина (Өчиле), Зөһрә Исмәгыйлева (Курса-Почмак), Гөлфинә Закирова (Яңа Кырлай), Сөмбел Вәлиева (Өчиле), Азалия Гәрәева (7нче мәктәп), Данис Газизов (Мәтәскә), Булат Галимҗанов (Лесхоз), Илшат Гыйззәтуллин (педагогика көллияте), Илназ Йосыпов (агросәнәгать көллияте), Раил Минһаҗев (Арча гуманитар техник техникумы), Наил Фәсәхетдинов (Казан медицина көллияте), Алмаз Ибраһимов (Яңа Кырлай), Инсаф Солтанов (Арча гуманитар техник техникумы).
Урта мәктәпләр арасында Яңа Кырлай, Курса-Почмак, Ашытбаш командалары 1, 2, 3нче урыннарны алды.
Тугызъеллык мәктәпләрдән Өчиле, Шурабаш, Утар Аты командалары 1, 2, 3нче нәтиҗәләргә иреште.