Волейболда кем җитез?
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында “Арча” спорт комплексы район мәгариф идарәсе белән берлектә 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча ярышлар булды.
Кызлар арасыннан Лесхоз, Яңа Кенәр, Шурабаш мәктәпләре командалары 1, 2, 3нче урыннарны алды.
Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Ашытбаш мәктәпләренең егетләр командалары 1, 2, 3нче урыннарны яулады.