Бадминтон буенча ярышлар булды

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

“Арча” спорт комплексында 2000–2001 елларда һәм 2004–2005, 2006 елларда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булды.

Ярышта 71 мәктәптән 71 спортчы катнашты. Менә кемнәр оста уйнады: Арслан Рәшитов (2нче мәктәп), Таһир Сабиров (Хәсәншәех), Рәмис Сафиуллин (1нче мәктәп), Гөлназ Зыятдинова (1нче мәктәп), Ландыш Һаҗиева (Хәсәншәех), Зәринә Гарипова (Хәсәншәех мәктәбе).

Урта мәктәп командалары арасыннан Арчаның 1нче мәктәбе – беренче, 2нче мәктәп – икенче, Курса-Почмак мәктәбе өченче урынны алды. Тугызъеллык мәктәп командаларыннан Хәсәншәех мәктәбе – беренче, Кәче – икенче, Ташкичү мәктәбе өченче нәтиҗәгә иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International