Вакыт нәрсә күрсәтер?
Алкоголь базарын көйләү буенча Федераль хезмәт житәкчесе Игорь Чуян Татарстанга килде. 21 октябрьдә ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. 2015 елның 29 июнендә чыккан Федераль закон безгә бер зур яңалык алып килде. “Дәүләтнең этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне житештерүне һәм сатуны көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында”гы Федераль закон ул. Алкоголь базары бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) белән көйләнәчәк.
Татарстан Президенты белән очрашуда менә шушы системаны алкоголь продукциясен күпләп һәм берәмләп сату челтәрендә ничек тормышка ашырып буласын карадылар. Очрашуда катнашучылар ЕГАИС системасының гамәлгә керүе Россиядә ялган спиртлы эчемлекләрне сатуны сизелерлек кыскартачак, җитештерелгән продукциянең кая киткәненә ачыклык кертәчәк, дип билгеләп үттеләр.
Бу нинди система булачак? Шушы сорау белән без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйровка мөрәҗәгать иттек.
– Кибетләрдә сатучылар алкоголь продукциясенең кодын компьютерга тоташтырылган сканер аша уздырып сатарга тиешләр. Шунда ук продукциянең ялганмы, түгелме икәнлеге ачыклана. Димәк, сатып алучы дөрес продукция ала дигән сүз бу.
– Зур кибетләрдә моңарчы да товарны сканер аша уздырып саталар бит.
– Әйе, зур кибетләрдә бу шулай. Әмма ЕГАИС системасы бөтенләй башка. Компьютер түгел, касса аппараты булмаган кибетләр дә бар бит әле. Ваклап сатуда бу система 2016 елның 1 июленнән шәһәр кибетләрендә эшли башлаячак. Ә авыл кибетләренә ул 2017 елның 1 июленнән керәчәк.
– Кыйммәтле системамы бу?
– Әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Компьютер алудан һәм Интернет тоташтырудан башлап, программа–касса комплексын, программаларын булдырырга кирәк. Әлбәттә, чыгымнар аз булмаячак.
Сатып алучыларга файдалы яңалыкмы бу? Кирәкме ул гади халыкка?
Шул турыда сораштырулар үткәрдек.
– Идеясе бик әйбәт, – диде Яңа Кенәрдән Рәмзия Вәлиуллина. – Кеше ялган спиртлы эчемлекләр белән агуланмаячак. Әмма бу системаның уңышлы эшләячәгенә шикләнәм. Аны эшләүчеләрнең акча артыннан кууы гына түгелме икән бу?!
Утар Атыдан Илсум Садыйков:
– Нияте начар түгел, – диде. – Кеше сәламәтлеген кайгыртып эшләнгән нәрсә бу. И-и, белмим, эшләп китәрме икән ул бездә?! Законнар күп бит бездә, әмма үтәлми генә.
– Контроль кирәк, – диде Курса-Почмактан Хәлил Хәсәнов. – Әмма ялган аракыны кибеттә түгел, ә итәк астыннан сату дәвам итәчәк бит.
Кибет тотучы эшмәкәрләр ни уйлый? Авылларда кибетләре булган Зөлфия Мөхәммәтшина:
– Мин 15 ел спиртлы эчемлекләр сатам, – дип сөйләде. – Бу продукция белән эш итә беләм. Әмма ялган аракы белән бервакытта да бәйләнгәнем булмады. Нәрсәгә ул? Алкоголь инспекциясе тикшереп тора. Дөресен генә әйткәндә, ялган аракыны кибеттә сатмыйлар. Касса аппараты да булмаган кечкенә авыл кибетләре өчен зур чыгымлы система бу. Аның чыгымын ничек күтәрергә кирәк?
– Менә минем 5 кибетем бар, – дип борчылып сөйләде эшмәкәр Вилдан Җамалиев. – Әлеге система өчен кимендә 80 мең сумнан гына да 5 кибеткә 400 мең сум акча кирәк. Каян алыйм мин ул акчаны? Киләсе елның 1 июлендә спиртлы эчемлекләр сатуга лицензиям бетә. Мин аны башка алмыйм гына. Менә, мәсәлән, кечкенә Акчишмә авылында гына да кибеттә аракы сатылмагач, үзләре куып саткан көмешкәгә, ялган аракыга юл ачылачак. Моннан дәүләткә ни файда?
Кибетчеләрнең җавабы мондыйрак: “Бу безгә артык мәшәкать кенә, әнә, өйдән ялган аракы, спирт сатуны туктатсыннар”, “Без кибеттә ясалма аракы сатмыйбыз, безгә барыбер”, “Мин моны эшләп карамыйча күз алдына китерә алмыйм, вакыт күрсәтер” һ.б.
Әйе, вакыт нәрсә күрсәтер?
Ә шулай да ЕГАИС кертүгә барыбер әзерләнергә кирәк. Закон тиздән үз көченә керәчәк, чөнки кибет хуҗалары алкоголь продукциясен күпләп сатып алуны 2016 елның 1 гыйнварыннан ук ЕГАИС аша башкарырга тиеш.
Румия Надршина