Алдан кайгыртырга кирәк
Республика буенча көн саен дистәләгән янгын очраклары теркәлә. Арчада да быел янгыннар саны күбәеп китте, тулы тормыш белән яшәгән гаиләләрне бернәрсәсез калдырды. Ярый ла, хуҗалары алдан аяк киенеп, йорт-җирләрен, мал-мөлкәтләрен иминиятләштергән булса. “НАСКО” иминият компаниясе, мәсәлән, андыйларга тиз арада, тулаем акчаларын түләгән. Ә иминиятләштермәгәннәргә ни эшләргә? Үзең турында үзең кайгыртмасаң, хәзер каядыр ярдәм сорап бара торган замана түгел.
– Шуңа янгыннарны булдырмый калу өчен халык арасында профилактик чаралар уздыру, аңлату эшләре алып бару, йортҗирне, мөлкәтне иминиятләүнең мөһимлеген төшендерү – безнең бурыч, – ди “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәмзил Рамазанов. – Шуны күздә тотып, “НАСКО” иминият компаниясе һәм Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе арасында килешү төзелде. Аның максаты нәкъ менә шул янгыннарны кисәтү, булган янгын очраклары, алардан күрелгән матди зыян турында мәгълүмат алышу.
Шушы килешү нигезендә Арча территориаль идарәсенең 4 филиалында да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан укулар оештырылган, “НАСКО” хезмәткәрләре ирекле янгын сүндерү дружинасына кабул ителгән.
– Хәзер алар янгын очраклары ешаеп киткән очракта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә республика буенча оештырылган рейдларда, шулай ук республикакүләм үткәрелгән “Торак”, “Дача” янгын-профилактик операцияләрендә катнаша ала, – ди Р. Рамазанов.
Узган атнада “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсендә филиал хезмәкәрләре, иминият агентлары Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин белән очрашты.
– Сез янгын сүндерүчеләрнең ирекле ярдәмчеләре буласыз,–диде ул.–Безнең яктан методик ярдәм, мәгълүмат җиткерү булса, сездән профилактик яктан булышу сорала. Бу өлкәдә халыкны социаль яклау бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла, рейдлар үткәрелә инде. Әмма эш күләме бик зур, шуңа профилактик максатта сезнең ярдәм дә кирәк.
– Безгә халыкның безнең тарафтан иминиятләнгән йорт–җирен, мал–мөлкәтен саклауда аларга ярдәм итү йөкләнә,–диде территориаль идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Баһаветдинов.–Безнең хезмәткәрләрнең авыр хәлдә калган кешеләр белән эш тәҗрибәсе бар, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.
Бу көнне “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктор таныклыгы тапшырылды.
“Йортыбыз, барлык булган мал-мөлкәтебез тулысынча янып бетте. Анда әни һәм сугыш ветераны, 85 яшьлек әби теркәлгән. Башта күршеләрнең агач корылмалары яна башлады, аннан янгын безгә күчте. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче бар да беткән иде инде. Без әле дә аңга килә алмыйбыз. Нишләргә? Кемгә һәм кая барырга? Төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп карадым. Канәгатьләнерлек җавап таба алмадым”. Мондый сүзләрне безгә еш ишетергә туры килә, – ди Рәмзил Рамазанов. – Хөкүмәт тарафыннан янгында зыян күрүчеләргә түләүләр җирле бюджетта андый чыгымнар каралган булса гына бирелә.
– Шуңа, дөнья эшен белеп булмый, дип йорт-җиреңне, барлык мал-мөлкәтеңне иминиятләп кую турында алдан кайгыртырга кирәк, шулаймы?
– Әйе. Бу очракта зыян күрүче яңа торак төзү яки искесен төзекләндерү өчен җитәрлек компенсация бирүне сорап иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, безнең Арча филиалы Арча районы буенча гына да 9 айда 20 миллион 158 мең 400 сум компенсация түләде, – ди җитәкче. – Тик, кызганыч, әле күпчелек моны аңлап бетерми, нигездә, урта хәллеләр, бай тормышлылар гына торакларын иминиятли. Тик янгын берәүдән дә сорап килми, көтмәгәндә бар байлыгыңны көлгә әйләндерә ала. Менә шуны без үтемле итеп кешегә җиткерергә тиеш.
Карак бер кыйммәтле әйбереңне урласа, янгын гомерең буе газапланып туплаган барлык байлыгыңны юкка чыгара. Шуңа кайгы килгәнне көтмәскә, вакытында мал-мөлкәтеңне, йорт-җиреңне иминиятләү турында кайгыртырга кирәк.
– Иминиятләү кыйммәт тә, катлаулы да, озак та түгел. Аз пенсияле әбиләрнең дә көче җитәрлек. “НАСКО” халыкның барлык төр катламнары мөмкинлекләренә һәм таләпләренә җавап бирүче күп төрле программалар тәкъдим итә, – ди Рәмзил Рамазанов. – Ерак барасы да юк. Иминият агенты үзе йортыгызга килеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатып бирә, янгын куркынычы юкмы икән, дип йортыгызны карап чыга, сезнең өчен иң файдалы иминият вариантын тәкъдим итә.
Гөлсинә Зәкиева
ОАО “НАСКО”
Лицензии на страхование цб РФ
СЛ №3116, CИ №3116,
ОС №3116-2, ОС №3116-3, ОС №3116-04, ОС №3116-05
На перестрахование ПС №3116 Реклама