Фаҗига корбаннары
30 октябрьдә Арчада Репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.
Шәһәр үзәгендәге репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янына безнең районнан репрессиягә дучар булган кешеләрнең балалары, җәмәгатьчелек вәкилләре җыйналды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны, гаепсездән гаеплегә әверелгән ватандашларыбызны искә алды. Безнең районда да алар меңәрләгән. Бүген аларның 24е генә исән.
Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салу булды.