Яраланган, көрәшүен дәвам иткән

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Яраланган, көрәшүен дәвам иткән

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 2 ноябрьдә Наласа авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Газиз Сабировны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Газиз ага 1943 елның 10 ноябреннән фронтта. Дошманга каршы сугышларда яралана, госпитальдән чыккач тагын сафка баса. Сугыштан соң Казанда янгын сүндерүче булып эшли.

Хатыны Рокыя белән 4 бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International