Мәчетенә карап авылга бәя бирәләр
Районыбызның Шушмабаш авылында туып–үскән Габделхәй Кәримов бик күп игелекле эшләре белән билгеле шәхес.
— Иң зур, булдыклы инвесторларыбызның берсе ул, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 31 октябрьдә Шушмабаш мәчетенең ун еллыгына багышланган мәҗлестә. — Быел районыбыз ашлык һәм бәрәңге җитештерү буенча республикада беренче урынны алды. Республиканың 22 процент бәрәңгесе бездә җыйнап алына. Монда Габделхәй Йосыпович җитәкчелек иткән “Сервис–агро” ширкәтенең өлеше аеруча зур.
Район җитәкчесе республика Президентының авылларны саклап калуга аеруча игътибар бирүен әйтеп үтте. Бүгенге көндә районда 81 мәчет эшли, аларга кеше күп йөри, бигрәк тә балаларыбызның дингә тартылуы куандыра.
Быел гына да районда 4 балалар бакчасы төзелде, клублар, медицина пунктлары, юллар салына һ.б.
— Авыл өстендә азан авазы яңгыраганда күңелгә рәхәт булып китә, авыр чакларда мәчеткә кереп чыгу да җиңеллек китерә, — диде Габделхәй Кәримов. — Киләсе елга зиратка килү юлларын да рәткә китерергә дигән ният бар.
Шушмабаш мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Габделхәй Кәримовның авылда мәчет төзетү белән бергә, аның чыгымнарын да түләп баруын әйтте. Хәзрәткә хезмәт хакы да түли әле ул. Быел мәчеттә төзекләндерү эшләре дә аның ярдәме белән башкарылган.
— Мәчетләрне зур итеп ачабыз, әмма кайберләре шуннан соң онытыла, — диде Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт. — Ә менә Шушмабаш мәчете бу яктан бәхетле. Районның иң яхшы имамы, иң яхшы абыстае шушыннан булу очраклы түгел.
Габделхәй Кәримов үзе инвесторлык иткән башка авыллардагы мәчетләр чыгымнарын да түләп бара.
— Мәчетләребезнең эшләп торуын күреп куанабыз. Биредә укылган догалар кабул булып, бездә яңгырлар да күбрәк ява, уңышларыбыз да куанырлык, — диде “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен халык йотылып тыңлады. Бик гади дә ул әйткән сүзләр, әмма бик үтемле һәм мәгънәле.
Ильяс Фәттахов