Маяк булдың юлда күпләргә

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Маяк булдың юлда күпләргә

Борынгыдан бүгенгәчә җиттең,

Киләчәккә таба юл алдың.

Даның ашмаса да күкләргә,

Маяк булдың юлда күпләргә.

Әйе, әнә шулай тарих җебе еракларга сузылган, яшәү дәверендә күп үзгәрешләр шаһиты булган, үзе дә чорлар алмашыну белән үзгәргән, үскән, бүген легендар газета исеменә лаек булган “Арча хәбәрләре” газетасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте гимны белән башланып киткән кичә “Җидегән чишмә” халык театры артистлары башкаруындагы сәхнәләштерелгән күренеш “Арча” телерадиокомпаниясе белән берлектә әзерләгән видеоязма аша тарих битләрен дә “урап” үтте, иң авыр вакытларда эшләгән хөрмәтле ветераннарыбыз белән дә очраштырды.

Бәйрәмдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, аның киңәшчесе, күренекле журналист Римзил Вәлиев катнашты. Фәрит Шаһиәхмәтов коллективны олы юбилее белән кайнар котлап редакциягә компьютер бүләк итте, югары һөнәри осталыклары һәм озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм 85 еллык юбилей уңаеннан редакция хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының, шулай ук “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Атна-ун көн алдан без газетабыз турында язган шигырьләргә бәйге игълан иткән идек. Бик күп шигырьләр, моңарчы ишетелмәгән авторлар барлыкка килде. Безне шулай яратып укуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә бергә булыйк. Әмма, барыбызга да мәгълүм, һәр бәйгенең җиңүчесе була. Арчаның икенче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мөбарәкшина иң беренче булып безгә шигырен юллады. Җомга көнне бәйге игълан итсәк, дүшәмбе эшкә килгәндә безне аның шигыре көтә иде инде. Озак та үтми ул җырга да әверелде. “Алтын Барс” татар җыры бәйгесе лауреаты, Арчада яшәп иҗат итүче үзешчән композитор Илгиз Баязитов әлеге шигырьгә көй иҗат итте һәм ул Арча сандугачы Расих Галимҗанов башкаруында бәйрәмдә яңгырады. Ә шигырь һәм көй авторлары, бәйге шарты буенча, бәйрәмебезнең кунагы булды.

“Арча хәбәрләре” турында халыкта фикерләр төрле. Әмма нинди генә булмасын, алар безнең өчен бик кадерле. Мактасалар – сөенәбез, тәнкыйтьләсәләр – гаебебезне төзәтергә тырышабыз. Ә менә район хакимияте белән гомер-гомергә киңәшләшеп, килешеп, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Кичәдә катнашкан район башлыгы урынбасары Любовь Осина да нәкъ менә шуңа басым ясады, киләчәктә дә бердәм булып эшләүгә ышаныч белдерде.

Мөхәрриребез Исрафил Насыйбуллин, котлау сүзе белән чыгып, намуслы хезмәтләре өчен һәм газетаның 85 еллык юбилее уңаеннан редакция хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләде.

– Коллективыбыз дус, тату һәм бердәм. Безнең көч тә шул бердәмлектә. Киләчәгебез дә матур һәм якты булсын, яңа эшләр белән баетылсын, – диде ул.

Яшь алмаш – Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясе һәм “Тукай якташлары” берләшмәсенә йөрүчеләр, шушы телестудиядә һәм берләшмәдә каләм тибрәтергә өйрәнгән, язмалары газетабыз битләрендә басылып килгән, бүген “Ватаным Татарстан” республика газетасында эшләүче Динә Шәкүрова, “Ялкын” журналы әдәби мөхәррире Ләйсән Фәйзуллина чы гышлары бәйрәмне тагын да тулыландырды.

Ә безне якын итеп, юбилей белән котларга килгән дәрәҗәле кунаклар арасында якташларыбыз, танылган шәхесләр, тарихыбызны өйрәнергә ярдәм иткән, газетабызга кагылышлы бик күп материаллар барлап, аларның электрон вариантларына кадәр әзерләтеп биргән Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов, язучы Вакыйф Нуриев, галим, шагыйрь, публицист Хәнәфи Бәдигый, безнең белән аеруча тыгыз элемтәдә торган хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, хезмәттәшләребез – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиаллары – күрше районнар газеталары мөхәррирләре, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, әлбәттә, безнең өчен кадерле булган авыл хәбәрчеләребез бар иде. Аларның барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Юбилей кичәсе кунакларның тәбрикләүләре, истәлекләр белән уртаклашуы, үзешчәннәребез башкаруында җырлар белән үрелеп барды, видеоязмалар белән баетылды. Залдагы газетабызның тарихын, бүгенгесен чагылдырган стендлар, күргәзмәләр, музей экспонатлары юбилейда катнашучларның һәрберсен кызыксындырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International