“АРЧА КИЧЛӘРЕ” БИК КИРӘК

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

“Арча кичләре” бик кирәк

Арчаның үзәк мәйданында “Арча кичләре” булды. Аны район Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмне Данис Гайфуллин алып барды.

Кичке сәгать 7. Дәртле музыка халыкны үз янына җыйды. Шашлык пешеп, чәйләр кайнап, кибетләр эшләп торды. Халык әлләни күп җыелмады, килгәне дә биергә бик атлыгып тормады. Әллә соң “Арча кичләре”н оныта барабызмы? Юктыр, салкынча юеш куркыткандыр. Ярый әле җырга, биюгә оста актив ветераннарыбыз Факия Шәрәфетдинова белән Минсәвәр Хәбибуллина килгән иде. Бию көйләре башлануга алар мәйданга чыкты. Шуннан китте биюләр...

Дәртле татар халык көйләренә  рәхәтләнеп бер биеп алуга ни җитә?! Шау-гөр килеп сәхнәдән җырлап торалар. Расих Галимҗанов, Зөлфия Әүхәдиева, Рәсим Низамиев, Ренат Бариев, Факия Шәрәфетдинова, Минсәвәр Хәбибуллина, рәхмәт, менә дигән ял бүләк иттеләр.

Минсәвәр Хәбибуллинаның хәлләрен сорашам.

– Хәтерем ялгышмаса, 1984 елда, без шушы мәйданга төнге сәгать 1гә кадәр асфальт җәйдек, – дип сөйләде Минсәвәр апа. – 5 ноябрь иде ул. Әкрен генә кар ява, шундый матур төн иде. Икенче көнне зур бәйрәм булды. Минем юл идарәсендә эшләгән вакытларым...

Эх, яшьрәк вакыты булса, “Арча кичләре”ннән ветеран укытучы Гөләфтәр Рәхмәтуллина  да калмас иде. Хәлләрен белеп шалтыратам.

 – Мин 1931 елгы. 2001 елда 70 яшемдә миңа багышлап “Арча кичләре”ндә Равил Габдрахманов “Зәңгәр чәчәк” җырын башкарды, – дип сөйләде ул. – Менә шуннан берничә ел алдан оештырганбыздыр инде без “Арча кичләре”н. Кеше күп була торган иде. Ул вакытта олылар да күп иде. И-и, күңелле вакытлар, Нурия Фәхриева кичәне алып барыр иде, без рәхәтләнеп җырлар, биер, төрле уеннар уйнар идек.

Заманында район Мәдәният йортын шаулаткан Нурия Фәхриева белән, ул әле пенсиядә түгел, сөйләшәбез.

– “Арча кичләре”н без ветеран укытучы Фәүзия Хәйретдинова белән, хәзер инде мәрхүмә, оештырдык, – дип искә төшерде Нурия ханым. –  Ул башта Мәдәният йортының фойесында булды, аннан урамга чыктык. Предприятие хезмәтчәннәрен дәшәр идек. Атна саен уздырдык. Кеше сабантуена җыелган кебек килер иде. Ул бәйрәм вакытларында аерата күңелле булды. Арча станциясе егете, җырчы Илназ Бах “Арча кичләре”ндә җырлап күтәрелде. Кичәне үзем алып бара идем. Равил Габдрахманов, Зәбидә Госманова, Разыя Гайнетдинова һ.б. җырлап, халыкның күңелен күтәрделәр. Бездән күреп күрше-тирә районнар, авыллар кузгалды.

Әйдәгез, “Арча кичләре”ндә катнашучыларның фикерен тыңлыйк әле.

– “Арча кичләре” бик кирәк, – диде Гүзәлия Рәхмәтова. – Аның мин берсен дә калдыр- мыйм. Бүген дә кичке сәгать 7дән килдем. Алып баручы егет: “Кем тели, әйдәгез, сәхнәгә чыгып җырлагыз”, – дип әйткәч, үземнең дә   җырлыйсы килеп китте. Алла боерса, алдан әзерләнеп, оялуны басып, сәхнәгә менеп җырлыйм әле. “Арча кичләре” менә шушы урында, үзәктә, булсын иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә янәшәдә булуы уңайлы. Халык стадионга төшәргә-менәргә авырыксына шул.

– “Арча кичләре” буласын ишеткәч, күңелдә ничектер бәйрәм хисе туа. Тәмлерәк берәр ризык пешерәсе, якыннар, дуслар белән җыелышасы килеп китә, – дип сөйли нәни ике баласы белән бәйрәмгә килгән Гөлназ Вафина. – Безгә генә түгел, балаларга да бәйрәм бит бу. Күрәсезме, әнә, безнекеләр ничек рәхәтләнеп бииләр, сикерәләр. Әни дә монда. Бәйрәмнән кайткач, әнинең тәмле ризыклары белән сыйланачакбыз. Күңелле бит!

...Бию көйләре башланды.

Бие, бие, биесәнә

Шушы такмак көенә,

Тыпыр-тыпыр бер биесәң

Күңел генә сөенә.

“Арча кичләре”нең көче әнә шунда. Күңел сөенүдә! Икенчесеннән калмагыз, яме.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International