Котлыйбыз

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Озак еллар намуслы хезмәте һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилее уңаеннан бүлек мөхәррире Сафина Розалия Лиуз кызы “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Арча муниципаль районында озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдә, элемтә һәм телекоммуникацияләр темаларын вакытында яктыртуда, газетаның беренче саны чыгуга 85 ел тулу уңаеннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International